Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлеләргә дә штраф салалар

Хәзер караңгы тиз төшкәнлектән, автоинспекторлар машина йөртүче якташларыбызны юлларда тагын да игътибарлырак йөрергә өнди. Бигрәк тә җәяүлеләр "зебра"сы тирәсендә тизлекне акрынайту зарур. Район үзәгендә андый кичүләр күбәйде быел. Монда юлга җәяүле хуҗа, аны уздырмыйсың икән, инспекторларның 1500 сум штраф салуын көт тә тор. Ә инде, киресенчә, тротуарлар булып та, машина...

Хәзер караңгы тиз төшкәнлектән, автоинспекторлар машина йөртүче якташларыбызны юлларда тагын да игътибарлырак йөрергә өнди.

Бигрәк тә җәяүлеләр "зебра"сы тирәсендә тизлекне акрынайту зарур. Район үзәгендә андый кичүләр күбәйде быел. Монда юлга җәяүле хуҗа, аны уздырмыйсың икән, инспекторларның 1500 сум штраф салуын көт тә тор. Ә инде, киресенчә, тротуарлар булып та, машина юлыннан баручы, яисә юлны тиешсез урыннарда кичүче "пешеход"ларның үзләренә дә 500 сум күләмендә штраф җәзасы каралган. Торак пункт читендәге юлларда җәяүлеләрнең киемендә уттан чагылучы элементлар булу шарт, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Киемнәргә ябыштырыла торган андый элементларны балаларга алып бирүең хәерле. Алар кибетләрдә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф