Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек килеш машина йөртүчеләрне тоткарлыйлар

Соңгы көннәрдә генә дә район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче ике машина йөртүче тоткарланган. Иртәнге сәгать алтыда, сөт җыя торган машина белән Чирмешәнгә кайтып килүче якташыбызны ЮХИДИ хезмәткәрләре Кече Чегодай янындагы юл чатында туктаталар. Машина йөртүче кичтән артыгын "җебеткән", әмма иртән дә әле айнып бетмәгән килеш, эш...

Соңгы көннәрдә генә дә район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче ике машина йөртүче тоткарланган.

Иртәнге сәгать алтыда, сөт җыя торган машина белән Чирмешәнгә кайтып килүче якташыбызны ЮХИДИ хезмәткәрләре Кече Чегодай янындагы юл чатында туктаталар. Машина йөртүче кичтән артыгын "җебеткән", әмма иртән дә әле айнып бетмәгән килеш, эш машинасы белән юлга чыга.
Хәзер инде аңа башка эш эзләргә туры киләчәк, чөнки исерек килеш машина белән идарә иткән өчен аны ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, моңа өстәп 30 мең штраф та түләргә була.
Икенче бер "героебызның" йөртү таныклыгы булмауга да исе китми. Ул кеше руль артына утыра, өстәвенә, исерек тә була. Сәгать төнге унберләрдә аны да ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Хәзер инде аңа һәм салонда булган машина хуҗасына бу сәфәр өчен икесенә бергә 60 мең штраф яный, моннан тыш машина иясенә ике елга кадәр җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ йөртүчеләр