Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә нефтьче шоферның гомере өзелгән

    Узган җомга көнне Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасында КамАЗ автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесе, ни кызганыч, шунда ук һәлак булган.

    Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, беренчел мәгълүматлар буенча, нефтьчеләр оешмасына караган КАМАЗ шоферы куркынычсыз тизлек белән бармаган һәм идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән.

    Реклама

    -Бәлагә таручы - 58 яшьлек ир-ат, Зәй районы кешесе. Аның бер скважинадан икенче скважинага техник су илтүе була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. – КамАЗның кабинасы шулкадәр җимерелгән иде, хәтта йөртүченең үле гәүдәсен МЧС хезмәткәрләре ярдәмендә кабинаны кисеп, краннар кулланып кына ала алдык.

    Рәмис Шәкүров фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: