Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы “Тоннель” вакытында 30 машина йөртүченең җидесе кагыйдә бозган

Узган җомга көнне Чирмешән районында ике сәгать дәвам иткән “Тоннель” операциясендә юл инспекторлары утыздан күбрәк машина тикшергәннәр, шуларның җидесенең шоферы кагыйдә бозган.

Бу чара Кузай-Нурлат юлында, “Күтәмә юл чатында”, кичке сәгать дүрттән алтыга кадәр оештырылды. Төп максат - транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау иде. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, аларга андыйлар очрамаган, әмма башка төрле кагыйдә бозучылар булган. Шоферларның дүртесенең машиналарының дәүләт теркәү номерлары пычрак булган, ягъни укырлык түгел, икесе автомашиналарын иминиятләштермәгәннәр, берсе узып китү – “обгон” кагыйдәләрен бозган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев