Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе авариягә юлыккан

Бүген иртәнге якта Чистай янындагы әйләнгеч юлда килеп чыккан авариядә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, аның йөртүчесе һәм пассажир җәрәхәтләнгән. Якташларыбызның Казанга баруы була. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, райондашларыбыз утырган "Форд Мондео" Аксубай борылышыннан бераз арырак обгонга чыккан "Фольксваген" микроавтобусы белән бәрелешә. Бәлага таручыларга хәзер Чистай...

Бүген иртәнге якта Чистай янындагы әйләнгеч юлда килеп чыккан авариядә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, аның йөртүчесе һәм пассажир җәрәхәтләнгән. Якташларыбызның Казанга баруы була.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, райондашларыбыз утырган "Форд Мондео" Аксубай борылышыннан бераз арырак обгонга чыккан "Фольксваген" микроавтобусы белән бәрелешә. Бәлага таручыларга хәзер Чистай шәһәре больницасында медицина ярдәме күрсәтелә. Анда Казаннан да табиблар чакырганнар.
Юл фаҗигасендә алты кеше җәрәхәтләнгән, "Фольксваген" пассажиры һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чистайда авария башкарма комитеты җитәкчесе