Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары юлларда балалар хәвефсезлегенә игътибарны арттырачак

20 июльдән 30 июльгә чаклы районда “Бала – төп пассажир” оператив-профилактик чаралары игълан ителде. Аның барышында юлларда балалар хәвефсезлегенә игътибарны арттырдылар.

Ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләрендә улларыбыз, кызларыбыз сәламәтлегенә дә зыян килә. Быел безнең районда шундый бер аяныч вакыйга теркәлгән.

-Гыйнвар ае башында Иске Кади авылы янындарак әйләнеп капланган җиңел машинаның пассажиры, йөртүче хатын-кызның дүрт яшьлек улы тән җәрәхәтләре алган иде. Аны Әлмәт больницасына озатырга туры килде, - дип искә алды әлеге хәлне районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Ә республика буенча күрсәткечләргә килгәндә, быелның узган алты аенда Татарстан юлларында теркәлгән 163 юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала һәлак булган, 178 бала имгәнгән. Бала-пассажир катнашындагы 84 юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы транспорт чарасының юлда урын алу тәртибе кагыйдәсен һәм 19 проценты юлны узу-үтү тәртибе кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Җәйге чорда балалар катнашында юл һәлакәтләре артканлыктан, “Бала – төп пассажир“ чарасы үткәрелә дә инде. Районның ЮХИДИ инспекторлары бу чорда балаларга, аларны транспортта йөртү кагыйдәләренә, малайларның, кызларның юлда үзләрен тотышларына игътибарны арттыра төшәчәк.

Юлларда сак, акрын, игътибарлы булып йөрик.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев