Аяк нигә шешенә?
Шешенү – җитди авырулар билгесе. Андый вакытта бөердә, йөрәктә тайпылышлар башланган, матдәләр алмашы бозылган, лимфа юллары томаланган, яссы табанлылык барлыкка килгән булырга мөмкин. Җитешсезлекнең сәбәбен ачыклау өчен табибта тикшеренү узарга кирәк.
Аяк шешенүдән күбрәк хатын-кызлар интегә. Бу – табигый хәл. Чөнки үкчәле аяк киеме кигәндә аякка төшкән көч арта.