Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары ике исерек шоферны тоткарлаган 

Июнь аеның тәүге атнасында районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене ачыклаганнар.

ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аларның берсе - үзебезнең район кешесе, икенчесе - күрше районнан кунакка килүче.

-Район үзәгендә яшәүче урта яшьләрдәге ир-ат Амур ягындагы бер кибеткә руль артына исерек хәлдә утырып килгән. Әлмәт районы кешесе идарә иткән чит ил машинасын исә безнең хезмәткәрләр Күтәмә авылы урамында төнлә туктатып тикшерәләр. Аның йөртүчесе аек булмаган, - ди ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.

Кагыйдә бозган әлеге ике кешегә  30ар мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев