Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чепьяда 4 яшьлек бала «Газель» машинасы каршына йөгереп чыга һәм...

2 ноябрь көнне, иртәнге сәгать 7 тулып 55 минутта, Чепья авылының Ленин урамында 4 яшьлек бала йөгереп чыгып, "Газель" машинасына бәрелә. Бәхеткә, шофер рульне каршы як полосага алып, юл читенә төшеп туктый һәм бала җинелчә тән җәрәхәтләре алу белән котылып кала. Бу фажигадә 4 яшьлек баласын кулыннан ычкындырып, телефоннан сөйләшеп...

2 ноябрь көнне, иртәнге сәгать 7 тулып 55 минутта, Чепья авылының Ленин урамында 4 яшьлек бала йөгереп чыгып, "Газель" машинасына бәрелә.

Бәхеткә, шофер рульне каршы як полосага алып, юл читенә төшеп туктый һәм бала җинелчә тән җәрәхәтләре алу белән котылып кала. Бу фажигадә 4 яшьлек баласын кулыннан ычкындырып, телефоннан сөйләшеп барган әни кеше гаепле. Чепья авылының әлеге өлешендә юл кырыенда ике яклап тротуарлар эшләнгән. Әни кеше нишләптер тротуардан бармыйча, ике баласы белән юл кырыеннан барган. Әлбәттә, бу очракта баласын тиешенчэ карамаган өчен әни кеше җавапка тартылачак. Юлда машиналар агымын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге баланы кулдан ычкындырмыйча йөрергә кирәк, югыйсә. Бу яшьтә бала юл хәрәкәтен исәпкә алып бетерә алмый, уенга алдана. Балаларыбызга игътибарлырак булсак иде. Бала хәсрәтләре күрергэ язмасын... Хәзер көннең тиз караңгылануын исәпкә алып, балаларның барысында да яктылык кайтарткыч элементлар булдырсак, менә бу фотодагы балада кебек, (бер авырлыгы да юк бит, эләсе дә куясы), алар шоферларга баланы ерактан ук шәйләргә ярдәм итәр иде.
Лилия Һадиева
Балтач район ЮХИДИ идарәсе.
http://baltaci.ru/news/keshe-һәm-zakon/chepyada-4-yashlek-bala-gazel-mashinasy-karshyna-ygerep-chyga-m

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев