Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешән районы юлларында салмыш шоферлар күбәйгән

Апрель аеның тәүге атнасында полиция хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике кешене ачыклаганнар.

-3 апрель көнне, иртәнге җиделәр тирәсендә Әккәрәй авылында бер тракторны туктаттык. Тикшерә башлагач, кичтән “бәйрәм иткән” йөртүчесеннән  алкоголь чыгып бетмәгәнлеге билгеле булды. Якташыбыз гаебен танып, төрепкәгә өрүдән дә, больницага барудан да баш тартты. Ул махмырдан булса, безнең районда эшләүче Алексеевск районы кешесе полиция участок уполномоченныйларына яхшы ук исерек хәлдә, хәтта теле бәйләнерлек дәрәҗәдә “эләгә”. Ул 6 апрель көнне шундый халәттә руль артына утырып юлга чыккан, - ди район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Кагыйдә бозучыларны ел ярымга яки ике елга кадәр (анысын суд хәл итә) машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Аларга 30шар мең сум штраф җәзасы да яный.

Быелның узган өч аенда  район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән  19 машина йөртүче  (былтыр бу чорда – 12) ачыкланган. Апрель саннарын да керткәч, быел, әлегә, районда исерек шоферлар саны 21гә җитте.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев