Юбиляры тег белән яңалыклар
-
Лашманда яшәүче Мөкәррәмә Нуретдинованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе котлады
Лашман авылыннан пенсионер-укытучы Мөкәррәмә әби Нуретдиновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга район җитәкчелеге дә бүләк белән барды. Мөкәррәмә Кәшип кызы гомере буе Лашман мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыткан. Бу хезмәтенә яшь педагог 1941нең 1 сентябреннән керешә. Йомшак күңелле, кеше хәленә керә белүче, шул ук вакытта кырыс, таләпчән укытучы...
-
85 яшьлек юбиляр вакыт җитмәүдән зарлана
Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. -Аллага шөкер, исәнлегемнән зарланмыйм, аягымда йөреп торам, - ди Керкәледә туган, бүген Лениногорскида яшәүче якташыбыз. Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен, Мамадыш районының "Мамадыш" совхозын да җитәкләде. Ул "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре",...
-
Кәримә әби Мортазина балалары белән горурлана
Югары Чегодайда туган, Түбән Чегодайда гомер иткән, бүген Чирмешәндә яшәүче Кәримә әби Мортазинага 95 яшь тулды. Кәримә Исмәгыйль кызы 1920нче елның 10 мартында җиденче бала булып дөньяга килә. Алты айлык вакытында әнисе үлеп китә. Бераздан әтисе кабат өйләнә. Яшь әни Хәлимә Кәримәне дә үстерә, әле тагын сигез бала да таба....
-
Иске Үтәмеш юбилярын район җитәкчесе тәбрикләде
Бу көннәрдә Иске Үтәмештә Мифтахетдиновлар йорты гөрләп торды. Зөлхиҗә әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да юбилярны өенә барып тәбрик итте, бүләк тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Зөлхиҗә әби, тормыш юлында авырлыкларны күп күрсә дә, зарланырга яратмый, бүген балалары...
-
Иске Үтәмештә яшәүче Минзәки Ибраһимов аяклыларны да узып йөри
Минзәки Кашап улы ишле гаиләдә сау - сәламәт булып туа. Ләкин, үсә башлагач, аның аякка баса алмавын сизеп алалар. Врачларга алып баралар, әмма инде соң була. Кайчандыр ничектер буыннары чыккан аяклар дәвалауга бирешми. Райондашларыбызны 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән котлау гадәте быел да дәвам итәчәк. Яңа елның беренче юбиляры,...
-
Ветеран укытучы укучылары белән горурлана
Чирмешәндә яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Анастасия Бочарова Мордва Афонькәсе мәктәбендә 51 ел балалар укыткан. Ул 1943 нче елны туган авылы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып урнаша. 25 ел директор вазыйфасын башкара. -Мин үземнең укучыларым белән горурланам, - ди укытучы ветеран. -Район үзәгенең өч мәктәбендә дә минем укучыларым эшли....
-
Югары Кәминкәдән Минхая әбигә 90 яшь тулды
Минхая әби Җаббарова Югары Кәминкә авылының иң өлкән кешеләренең берсе, аңа 90 яшь тулды. Бу көнне авыл әбиләрен җыеп, аларда Коръән ашы үткәрделәр. Юбилярны, район башлыгы исеменнән, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Минхая әбинең үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугыш...
-
Чирмешән юбилярларын Президент котлый
90, 95, 100 яшьлек райондашларыбызны, өйләренә барып, юбилейлары белән котлау гадәте быел да дәвам итә. Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина январь башында Анна Кудашева (Чирмешән) һәм Минхәят Абзаловаларны (Лашман) гомер бәйрәмнәре - 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын да җиткерде. Үткән елның...