Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Үтәмештә яшәүче Минзәки Ибраһимов аяклыларны да узып йөри

Минзәки Кашап улы ишле гаиләдә сау - сәламәт булып туа. Ләкин, үсә башлагач, аның аякка баса алмавын сизеп алалар. Врачларга алып баралар, әмма инде соң була. Кайчандыр ничектер буыннары чыккан аяклар дәвалауга бирешми. Райондашларыбызны 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән котлау гадәте быел да дәвам итәчәк. Яңа елның беренче юбиляры,...

Минзәки Кашап улы ишле гаиләдә сау - сәламәт булып туа. Ләкин, үсә башлагач, аның аякка баса алмавын сизеп алалар. Врачларга алып баралар, әмма инде соң була. Кайчандыр ничектер буыннары чыккан аяклар дәвалауга бирешми.

Райондашларыбызны 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән котлау гадәте быел да дәвам итәчәк. Яңа елның беренче юбиляры, исеме алда телгә алынган Минзәки Ибраһимов, Иске Үтәмеш авылында гомер кичерә.
-Чирне беркем дә сорап алмый, нишлисең инде, тәкъдиремдә шулай язган булган күрәсен,- ди Минзәки абый. Авылдашлары аңа Хаммәтзәки дип тә эндәшәләр.
Ул мин чирле дип тә тормый, төшенкелеккә дә бирелми. Ачык күңелле, аралашучан егет гармунда уйнарга өйрәнә, балта белән дә "дуслаша",агачтан урындыклар, өстәлләр ясый, әле вакыты булган да авылдашларына киез итекләрнең төбенә дә салып бирә. Егетне иптәшләре чана белән, аулак өйләргә кич утырырга да йөртәләр. Гармунчы егет бик еш табын күрке була.
1963нче елны Минзәкине балалар йортында үскән Әминә исемле кыз белән таныштыралар. Яшьләр гаилә кора. Аларның өч балалары: Фәрит, Венера, Резеда туа. Бүген инде һәммәсенең үз гаиләсе, үз тормышлары бар.
-Әти бер дә эшсез тормады,үзенә гел шөгыль таба иде ул. Без бәләкәй чакта, утырып диярлек маллар астыннан тирес чыгарганы әле һаман да күз алдымда,- ди Фәрит.- Безне күршеләргә калдырып, сыер җигеп, әти белән әни саламга китәләр иде.
1975нче елны Ибраһимовлар яңа өй салалар. Туганнары, колхоз булыша. Ләкин эшләрнең бер өлешен Минзәки абый, утырган килеш булса да, үзе башкарып чыгара.
-Аның, Аллага шөкер, больницада да ятканы булмады,- ди Минзәки абый белән 53 ел гомер иткән тормыш иптәше Әминә апа.
Ел башында, 1нче январьда 90 яшен тутырган якташыбызның бүген инде күзләре начар күрә, колаклары да яхшы ишетми. Әмма ул әле зиһенле. Утырган урынында гына намаз да укый, дөнья яңалыклары белән кызыксынып, телевизор да карый.Һәм әле ул бүген дә Ходай биргән язмышыннан зарланмыйча, шөкер ана кылып яши.
Минзәки абыйны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде, Россия Президентының котлавын җиткерде. Райондашыбызны инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы җитәкчесе Илназ Газыймов та котлады, бүләкләр тапшырды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш юбиляры сугыш ветераны