Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ветеран укытучы укучылары белән горурлана

Чирмешәндә яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Анастасия Бочарова Мордва Афонькәсе мәктәбендә 51 ел балалар укыткан. Ул 1943 нче елны туган авылы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып урнаша. 25 ел директор вазыйфасын башкара. -Мин үземнең укучыларым белән горурланам, - ди укытучы ветеран. -Район үзәгенең өч мәктәбендә дә минем укучыларым эшли....

Чирмешәндә яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Анастасия Бочарова Мордва Афонькәсе мәктәбендә 51 ел балалар укыткан.


Ул 1943 нче елны туган авылы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып урнаша. 25 ел директор вазыйфасын башкара.

-Мин үземнең укучыларым белән горурланам, - ди укытучы ветеран. -Район үзәгенең өч мәктәбендә дә минем укучыларым эшли.

Мин бүген дә мәктәп белән яшим: ятсам да, торсам да үткәннәрне искә алам.

Укучылары да, яраткан, хөрмәт иткән укытучыларын онытмыйлар. Юбилее уңаеннан котлау открыткалары да җибәргәннәр. Туган көне көнне аның ишекләре бер дә ябылмады. Район башлыгы Наиль Зарипов та Анастасия Романовнаны гомер бәйрәме белән беренчеләрдән булып тәбрик иттте. Россия Президенты Владимир Путин котлау хатын ирештерде, бүләкләр тапшырды.

-Сез олы хөрмәткә лаек кеше. Балаларга белем, тәрбия биргәнсез, җәмәгать эшендә актив катнашкансыз. Бөек Җиңүгә үз өлешегезне керткәнсез, - диде район җитәкчесе.

-Сугыш вакытында йорттан-йортка йөреп фронт өчен азык-төлек җыйдык. Бәрәңге киптереп җибәрә идек. Кемдер оекбаш бәйли, башкасы йон эрли, - ди ветеран.

Анастасия авыл егете Иван Даниловка кияүгә чыга, тик яшьләр бергә бик озак яши алмыйлар, сугыш аларны аера. Анастасия Романовнаның фронтка киткән әтисе дә, ире дә хәбәрсез югалалар.

Бүген ул Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, субсидиягә алган квартирада Чирмешәндә гомер кичерә.

Районның туган як тарихы музеенда Анастасия Бочарованың хезмәт юлына багышланган күргәзмә дә ачылды. Биредә аның дистәләгән Мактау грамоталары, фоторәсемнәре урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан юбиляры