Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кәминкәдән Исмаиловлар грант акчасына сарыклар алганнар

    Алар үз эшләре турында рәхәтләнеп, тәмләп сөйлиләр. Түбән Кәминкәдә сарыкларны иң күп асраучы Исмаиловлар "фермасында" булгач ничектер үзеннән-үзе оптимистка әйләнәсең. Сарыкчылыкка моннан өч ел элек кенә керешеп, бу гаилә Самарадан алып кайткан Куйбышев нәселле, итләч, безнең як климатына яраклаштырылган бәчкәйләрне өч тапкыр күбәйтә алган. Республикадан үз эшен башлаучыларга бирелүче 900...

    Алар үз эшләре турында рәхәтләнеп, тәмләп сөйлиләр. Түбән Кәминкәдә сарыкларны иң күп асраучы Исмаиловлар "фермасында" булгач ничектер үзеннән-үзе оптимистка әйләнәсең.


    Сарыкчылыкка моннан өч ел элек кенә керешеп, бу гаилә Самарадан алып кайткан Куйбышев нәселле, итләч, безнең як климатына яраклаштырылган бәчкәйләрне өч тапкыр күбәйтә алган.

    Республикадан үз эшен башлаучыларга бирелүче 900 мең сум грант акчасына Исмаиловлар абзарында 85 сарык, 2 тәкә урын ала. Өсте, кырыйлары ябулы абзарны нык, уңайлы, шәп итеп үз средстволарына төзегәннәр. Былтыр аңа түбәле янкорма да ясап куйганнар.

    -Грант акчасын алдың да туздырдың түгел, ул урынлы кулланылырга, мал саны кимемәскә, ишәергә тиеш, - ди сәүдә техникумын тәмамлаган белгеч - 25 яшьлек фермер Илдар Исмаилов. -Әти, әни, энем дә бергәләп эшлибез, шунсыз булмый.

    Дәүләт аларга акча биреп ялгышмаган, Исмаиловлар баш санын 280гә җиткергәннәр. Сынау өчен, кызыгып, гиссарская нәселле бер тәкә алганнар. Абзардагы бөдрә йонлы, озынрак койрыклы бәрәннәр шул токымнан.

    Түбән Кәминкәнең бер почмагында алар кайтарып өйгән печән төргәкләрен күргәч, монда сарыкларның тук булуына инанасың. 450 төргәккә уралган люцерна үләнен үзләре үстергән. 23 гектар җирләрен үзләре тәрбияли, уңышны үзләре җыя. Көпчәкле тракторлары бөтен эштә сынала. Кайбер тагылма агрегатлары да язын, көзен сирәк очракта тик тора.

    -Безнең эшсез вакытыбыз бөтенләй юк, - Руслан Исмаилов. -Умарталарыбыз да бар бит, аларны язын урманга, авыл читенә чыгарабыз. Сарыкчылык, дөресен әйтим, зур табыш бирми, ә менә умарта кортлары бөтен чыгымнарыбызны капларга, тормыш алып барырга булыша. Менә бүген дә аларны кайгыртабыз, алдагы сезонга кирәк-ярак әзерлибез.

    ...Сарыклар янында, аерым читлекләрдә кәҗәләр дә йөри түгелме соң? Бар икән шул, берничә үк. Сарык бәрәннәренең кайберләре җитлекмичәрәк, зәгыйфьрәк булып туа, андыйларга кәҗә сөте эчерәләр, ул дару кебек, бик файдалы. Тамаклары туя, тиз көрәяләр.

    Абзарда су гел бар, аны эчке якта махсус борауланган скважинадан агызып алалар. Өстен каплагач, суүткәргеч туңмый диярлек.

    Фуражлары арпа, бодай, солы кушып тарттырыла, туклыклы. Сарыклары күбрәк бер бәрән китерә.

    Түбән Кәминкә фермерларын сарык итен сату проблемасы борчымый, барын да тиз урнаштыралар.

    Сарыкның бит әле йоны да үсә, аны кая илтәләр икән, дим. Руслан Исмаилов әйтүенчә, аны хәзерләүләр конторасына тапшыралар. Бәясе дә юк инде үзе, тик чыгарып ташлый алмыйсың.

    Йон кырка торган машинкалары, аның пычакларын үткәрергә махсус станоклары бар.

    Сарык көтүләре зурая бара, шуңа күрә ара-тирә алар сарыкларын суеп, аның итеннән лагман, шашлык та пешерәләр, жаркое да бик тәмле килеп чыга. Элек Азиядә, Кыргызстанда яшәгәч, бу гаиләдә ул як ризыклары ят түгел.

    Кыргызстаннан монда, Түбән Кәминкәгә ничек килеп эләккәннәрен үзләреннән сорашып белдем. Фермерларның әнисе, әбисе бу авылдан икән, 76 яшьлек Мәйсәрә апа бик булдыклы, һөнәрле - Шаһиевлар нәселеннән. Ире - 78не тутырган Шамил абый белән Кыргызстанда танышканнар, өч бала үстергәннәр. Мәйсәрә апа әти-әнисен еш искә төшерә, абыйсы - сугыш ветераны, десантчы Талип абыйсы белән горурлана. Офицер булган, бик күп бүләкләр алган ул. Килененнән дә уңган Мәйсәрә апа, ипле, әдәпле, оста куллы минем Әлфиям, ди. Зур йортта аерым торсалар да, алар гел күрешеп, йөрешеп торалар.

    Элеккеге инженер - электрчы Шамил абый - гомерлек, тәҗрибәле умартачы. Моннан 25 ел элек Түбән Кәминкәгә күченеп кайтуларына һич үкенми, мондагы халык турында мактап кына сөйли. Улларының, оныкларының мал җанлы булулары - алар тәрбиясе.

    -Шәһәрдән авылга күчеп кайткач тугызар баш эре мал тоттык, - ди Мәйсәрә апа. -Бүген инде балаларымның күпләп сарык асрауларына куанам, эшле бит алар, дим, абзар тирәсендә мәш килүләрен сокланып күзәтәм.

    Исмаиловлардан иң өлкәне - Шамил абый әле дә 60 оя умарта тота. Балаларыныкы моннан да күп.

    -Умарта кортларына рәхмәт инде, бал сатып, Түбән Кәминкәдә бер ел дигәндә яңа йорт өлгерттек. Без бит кайту белән диярлек яндык, монда алган йортыбыздан, бар булган, гомер буе җыйган мөлкәтебездән мәхрүм калдык. Ярый әле үзебез исән-сау. Яңа йорт җиткергәндә авыл халкы да нык булышты, изгелекләрен мәңге онытмабыз.

    Шамил абый авылга Кыргызстанан кадәр 120 оя умарта кортлары алып кайткан, алар поезда килгән.

    -Кырыйда булгач, безнең тирәдә кар күп, әле ярый тракторыбыз бар, - диләр Исмаиловлар. -Җәен исә беркайда да бездәгедәй матур түгелдер.

    Түбән Кәминкә фермерлары - Руслан һәм Илдар Исмаиловлар киләчәктә эре мал, сыерлар да асрарга каршы түгел. Тагын ярдәм булса, билгеле, бу өлкәдә дә алар көйле эшләр. Үзләре тырыш, әти-әниләре ярдәмгә әзер.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: