Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кадида урып-жыю кыза

И,и, малай, монда эчкән чәй, су - тир белән чыга да бетә, -дип көлештеләр Ис­ке Кади комбайн­чылары бөртек­лә­рен бункерлардан машиналарга бушаткан арада. Кояшта кырык­ка ук җиткән эсседә комбайн кабинасында муен­нарыннан төш­мәгән сөлгеләре кибеп өлгерми аларның. Уракта эшнең дә, тимернең дә кызган чагы. Якты Тау авылы белән Аксубай районының Кыязлы авылы...

И,и, малай, монда эчкән чәй, су - тир белән чыга да бетә, -дип көлештеләр Ис­ке Кади комбайн­чылары бөртек­лә­рен бункерлардан машиналарга бушаткан арада. Кояшта кырык­ка ук җиткән эсседә комбайн кабинасында муен­нарыннан төш­мәгән сөлгеләре кибеп өлгерми аларның. Уракта эшнең дә, тимернең дә кызган чагы.

Якты Тау авылы белән Аксубай районының Кыязлы авылы чигендәге көзге арыш басуына төшкән өч Дон-1500. Суы тулы цистерна таккан трактор да шунда гына.
-Артык кыздыра бит. Ходай сакласын, ут чыкса - бетте. Су белән дежур торабыз шулай, - ди аның тракторчысы Ринат Мортазин.
"Авангард" җәмгыяте җитәкчесе Рәдис Камалов әйтүенчә, хуҗалыкта игеннәрне 1000 гектар мәйданнан җыеп аласы бар. Көзге арышка караганда, бодайлары уңа төшкән - гектарыннан уртача 26 центнер тирәсе уңыш чыга.
-30 гектарда яңа орлык - "Скипетр" сортлы бодай чәчкән идек. Гектарыннан 43 центнер алдык. Көзгә шул орлыкны чәчәбез. Ул бераз гына җитмәскә мөмкин. Үзебездән торганын эшлибез, хәзер Ходайдан яңгыр кирәк, -ди Рәдис Камалов.
Комбайнчылары тәҗри­бәле кадилыларның. Рамил Гыймранов, Максуд Әһлиуллин, Фәрит Сөләйманов комбайннарын иртүк кабызалар, соң сүндерәләр. Тәртипле генә, ватылмыйча эшләгәндә, хуҗалык җитәкчелеге әйтүенчә, алар кимендә 50 шәр мең сум акча алачак. Бушлай өчәр тонна икмәк, бишәр төргәк печән - болар да тырыш хезмәт өчен.
Кадида комбайннар артындагы сәнәкләрен, "тазларын" алып, саламны теземнәргә генә салып баралар. Аннан ике трактор саламны төргәккә җыя. Узган елны да шулай эшләгәннәр: урнаштырырга, җыярга, ташырга ансат, диләр.
Өч комбайнга көненә бер тонналап ягулык кирәксә, урактагы бар техника 2 тоннага якын солярка яндыра. Ким дигәндә генә дә, көненә 40 мең сумнар акча ягулыкка гына кирәк. Әле ярый, сөт сатудан керем бар, шул коткара.
Аш-суга да чыгымнарны кызганмыйлар Иске Кадида. Кырда эшләүчеләргә дип, ат колбасаларына кадәр ясатып кайтканнар. Гүзәлия Хисмәтова көненә егермеләп кешегә аш-су әзерли.
- Ике тапкыр - төш вакытында һәм кич ашатабыз. Чәйдән өзмибез егетләрне. Менә бүген төшкегә кәбестәле аш, ит белән бәрәңге, кичкегә макарон белән котлет әзерлибез, - ди пешекче.
... Басуда әгәр бер җил исеп куйса. Күләгәдә 35 градуслар эсселек күрсәтә. Кояшта, бераз арттырсаң, иллесе дә бардыр. Түзсеннәр генә игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кади комбайннар урыпжыю

2
X