Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
2015 елда су спорты төрләре буенча Казанда узган XVI дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдәге хезмәтләре өчен, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Мансур кызы Рәхимҗанова һәм Иске Элмәле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марина Ивановна Колесникова "Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты" медале белән бүләкләнделәр.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Нәхтимә әбигә 99 яшь тулды Лашман авылының иң өлкән кешесе Нәхтимә әби Зыятдиновага гыйнвар аенда 99 яшь тулды. Ул бүген кызы Саимә Шәйхетдинова тәрбиясендә яши. Әбинең, олы яшендә булуына карамастан, исәнлеге Аллага шөкер, дөрес, аягы сынган булган, әле төзәлмәгән, шуңа йөри алмый икән, ә зиһене яхшы, намазны да калдырмый әле...
-
Чирмешән районы прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшне көчәйтте
Район прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлегендәге игътибарны беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль органнарында коррупциячел фактларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлтә. 2016 елда коррупциягә каршы тору сферасында закон бозуның барлыгы 41 очрагы ачыкланды, аларның нәтиҗәләре буенча бер протест, 8 представление бирелде, 14 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар турында 3 һәм гомумкүзәтчелек...
-
Чирмешәннең "Ел тәрбиячесе" Наталья Чернова "Ромашка"да эшли
Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар. Мөгаен, күп кешенең "флексагон", "эбру" дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну...
-
Чирмешән районы пенсионерлары күбрәк пенсиягә өметләнә
Россия Пенсия фондының район идарәсе, мөгаен, районда халык иң еш мөрәҗәгать итә торган оешмадыр, 2016нчы елда аларга 7500, ягъни бер көнгә 20 - 21 кеше төрле сораулар буенча килгән. Кызганычка каршы, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге пенсия күләменең түбән булуыннан канәгать түгел. Идарәнең еллык хисап җыелышы һәрчак эшлекле һәм тантаналы, яңалыкларга бай...
-
Чирмешән районында яшәүче 90 яшьлек Федосия Евдокимова инсульт булгач та больницага бармаган
Нагорный поселогында гомер итүче Федосия Евдокимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көнне унсигезенче оныкчыгы дөньяга аваз салган. Юбиляр өчен иң зур бүләк нәкъ шул булгандыр. Сосновка кызы Федосиягә сугыш елларында, аннан соң да тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. Авыл да эшче куллар азаю белән яшүсмерләр дә олылар белән бергә...
-
Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз мошенниклар "кармагына" эләгә язган
Алдакчылар кармагына эләгү бик җиңел икән, үземне чак кына төп башына утыртмадылар. Әллә гипнозлыйлар, әллә акчаңны югалтудан куркып барын да сөйлисең, барлык сорауларга да җавап бирәсең икән ул. Телефоныма "онлайн түләү бара" дигән SMS хәбәр килде, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән, түләүсез бердәм номер кебек. Эштәге кызларга шундый хәбәр...
-
Чирмешән районында узган ел урамда йөрүче 140 эт тотылган
Узган елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән (45се этләрдән) 60 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Лашманда, Түбән Чегодайда, Шешминкада һәм башка кайбер авылларда теркәлгән. Авылларда узган халык җыеннарында да сукбай этләр проблемасын күтәрделәр. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр...
-
Чирмешәндә йортларны ремонтлау дәвам итә
Быел район үзәгендә Татарстан урамындагы 1нче һәм Совет урамының 3нче йортында капиталь ремонт башкарылачак. Моңа 2 миллион сумнан күбрәк акча тотылырга тиеш. Татарстан урамында бассейн янәшәсендәге ике катлы йортның подвал өлешен тәртипкә китерү зарур, анда ышанычлы тимер ишекләр дә куячаклар. Подъездларның стеналарын тигезлисе, буяп яңартасы бар. Монда идән плитәләрен алыштыруны,...
-
Чирмешәндә "Кечкенә рольләр" театр фестивале бара
Быел районда театр коллективларының "Кечкенә рольләр" - "Маленькие роли" фестиваль - бәйгесе үтәчәк. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның "Беренче театр" пьесасын күрсәткән. -Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Фельдшер "өй туе" уздырачак Тиздән Урманасты Үтәмештә модульле яңа фельдшер - акушерлык пункты ачылачак, ул инде әзер дип була. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов әйтүенчә, биредә мебель кайтарып урнаштырасы һәм кайбер документларны әзерләп бетерәсе генә калган. Кызлар футболны яхшы уйный Бәркәтә мәктәбенең кызлар командасы мини - футбол буенча...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Әфганчылар белән очрашу була 14 февраль көнне Чирмешән кадет мәктәп-интернатында сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган чара уза. Кадетлар әфганчы ветераннар белән очрашачак. (архив фотосы). Приютларда балалар озак тормый 2016 елда районнан 12 бала приютларга озатылган (анда алар 6 ай гына тора). Бүген андый йортларда безнең районнан 6 бала яши. Бу...
-
Чирмешәндә хатын-кызлар волейбол уйный (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешән йорт-интернатында Хабаровский кешесе дә яши
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 62 кеше гомер итә, шулардан ике пар бер гаилә булып яши. Биредә гомер итүчеләрнең 24се үзебезнең районныкылар. Тумышы белән Хабаровский, Мәскәү өлкәсеннән булган кешеләр дә бар. Казаннан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай шәһәреннән, Яңа Чишмә, Аксубай районнарыннан биредә сыену урыны тапкан өлкәннәр дә яши. 2016нчы...
-
Мал алучы чирмешәнлеләргә субсидия бирәләр
Районда атчылык белән шөгыльләнүче фермер да барлыкка килгән. Фәнил Нәширванов Түбән Чегодай авылында ферма төзеп, атлар асрый башлаган. Бүген анда 13 баш ат бар, тайлары да үсеп килә. Нәширванов "2015-2017нче елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча уздырылган конкурста катнашып, 1 миллион 495 мең сум грант откан. Татарстан...