Чирмешәндә "Кечкенә рольләр" театр фестивале бара
Мәдәният

Чирмешәндә "Кечкенә рольләр" театр фестивале бара

Быел районда театр коллективларының "Кечкенә рольләр" - "Маленькие роли" фестиваль - бәйгесе үтәчәк. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның "Беренче театр" пьесасын күрсәткән. -Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район...

Быел районда театр коллективларының "Кечкенә рольләр" - "Маленькие роли" фестиваль - бәйгесе үтәчәк. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның "Беренче театр" пьесасын күрсәткән.
-Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район мәдәният йорты каршындага татар театры режиссеры Рушания Шакирова. - Искекадилылар сәхнәгә куйган спектакль безгә бик ошады, аны тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Без алар һәм Бәркәтә авылының курчак театры белән якын арада узачак "Иделкәем" балалар - яшүсмерләр һәвәскәр театры һәм курчак театры коллективларының республика фестиваленә дә барырга планлаштырабыз.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы театрфестивале мәдәният йортлары

Нет комментариев