Районда атчылык белән шөгыльләнүче фермер да барлыкка килгән. Фәнил Нәширванов Түбән Чегодай авылында ферма төзеп, атлар асрый башлаган.
Бүген анда 13 баш ат бар, тайлары да үсеп килә. Нәширванов "2015-2017нче елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча уздырылган конкурста катнашып, 1 миллион 495 мең сум грант откан.
Татарстан...
Районда атчылык белән шөгыльләнүче фермер да барлыкка килгән. Фәнил Нәширванов Түбән Чегодай авылында ферма төзеп, атлар асрый башлаган.
Бүген анда 13 баш ат бар, тайлары да үсеп килә. Нәширванов "2015-2017нче елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча уздырылган конкурста катнашып, 1 миллион 495 мең сум грант откан.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хөкүмәте, гомумән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирә һәм төрле программалар тәкъдим итә.
мини-ферма төзүче гаиләләргә өлешчә чыгымнары кайтарыла. 2016нчы елда районда шәхси ярдәмче хуҗалыгын киңәйткән 28 гаиләгә 5 миллион 400 мең сум (2 гаиләгә - 100әр мең, калганнарына - 200әр мең сум) субсидия бирелгән.
- 2015нче елда 40 гаилә мини-фермасы төзелде, алар 8 миллион сум субсидия алды. Бүген районда 68 мини-ферма бар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш бухгалтеры Айсылу Гайнуллина. -Быел бу ярдәмнән файдаланырга теләүчеләр тагын бар. 22 гаилә (11се - 100 мең сумга, шул кадәр үк гаилә 200 мең сумга) документлар әзерли.
Үткән елда, район бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыгында өч баштан күбрәк савым сыеры асраучыларга барлыгы 380 мең сумлык 20 саву аппараты бирелгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда мал асрау чыгымнарын өлешчә каплау өчен 1886 баш савым сыеры, 912 баш кәҗә һәм 54 баш бия хуҗасына субсидия күчерелгән. Былтыр хәтта каз, күркә, үрдәк бәбкәләре, чебешләр сатып алучыларга да тулаем 80 мең 500 сум субсидия бирелгән. Тана сатып алганда да бер башка республикадан 15 мең сум ярдәм каралган. Үткән ел 4 тана хуҗасына 60 мең сум акча күчерелгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыгында җитештерелгән товарны республика шәһәрләренә ярминкәгә алып барып сатучыларның да ягулыкка тотылган чыгымнары кайтарыла. Былтыр бу максатларга 75 мең 352 сум субсидия бирелгән.
2006нчы елдан бирле районда 2886 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелүче ташламалы кредиттан файдаланган. Бу һәр 100 йортның 40сы шундый кредит оформить иткән дигән сүз. 2016нчы елда аларга 1 миллион 900 мең сум субсидия кайткан. Ә үткән ел 27 кеше 7 миллион 600 мең сум кредит алган.
Иске Кадидан Ислам Габшакиров сентябрьдән декабрьгә кадәр Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөргән, каз, күркә, үрдәк түшкәләре саткан. Иске Котыштан Сергей Разин да казанлыларны ит белән тәэмин итеп торган. Түбән Кәминкәдән Илнур Низамов һәм Кармыштан Габдулла Гомәровлар ярминкәгә алып барган сыер итен чаллылылар да үз итә. Район мәктәпләре дә көз көне Казанга ярминкәгә яшелчә сатарга барганнар.
Нет комментариев