Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә баллы, коймаклы, алмалы бәйрәм булачак

    Рус милли-мәдәни берләшмәнең җирле бүлекчәсе активистлары район мәдәният йорты һәм яшьләрнең ял итү үзәге хезмәткәрләре белән бергә Чирмешәндә өч Спас (бал, алма, икмәк) бәйрәме традицияләрен торгызырга алындылар. 29 августта 16 сәгать 30 минутта спорт мәктәбе каршындагы мәйданда күңел ачу бәйрәме - җыр-биюләр, конкурс­лар, әйлән-бәйлән, чәй өстәле оештырыла. Умартачыларны, бакчачыларны, игенчеләрне...

    Рус милли-мәдәни берләшмәнең җирле бүлекчәсе активистлары район мәдәният йорты һәм яшьләрнең ял итү үзәге хезмәткәрләре белән бергә Чирмешәндә өч Спас (бал, алма, икмәк) бәйрәме традицияләрен торгызырга алындылар.

    29 августта 16 сәгать 30 минутта спорт мәктәбе каршындагы мәйданда күңел ачу бәйрәме - җыр-биюләр, конкурс­лар, әйлән-бәйлән, чәй өстәле оештырыла.

    Умартачыларны, бакчачыларны, игенчеләрне һәм барлык чирмешәнлеләрне бәйрәмгә коймак, пироглар, алмалар, бал белән килергә һәм бер-береңне сыйларга, яхшы теләкләр әйтергә, күңел ачарга, бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: