Бәркәтә тег белән яңалыклар
-
Бәркәтә авылы тарихыннан
И.Красильниковның ландкарталарында ук инде (1755 ел) "Гремячь чишмә" авылы телгән алына. Ләкин Шушма ярлары буенда аның барлыкка килүе 18 гасыр урталарыннан бик элек дип санала. 1971 елда татар археология экспедициясе тарафыннан хәзерге Бәркәтә тирәсендә болгар материаль мәдәниятенең калдыклары, аерым алганда кызыл болгар керамикасы табылган. Ул авыл кырыендагы таудан килеп чыккан....
-
Бәркәтәдә план 32 процентка гына үтәлгән
Район почта элемтәсе участогына 2017 елның беренче яртысында алдыру өчен 7600 басмага заказ тутырылган, бу планның 61 процентына тиң. -Районда иң күп укылучы газета - "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан"), аңа 2814 заказ бар да, - ди район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. - Район халкы "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан",...
-
Смотрның беренче концерты Бәркәтәдә узды
"Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗаты район фестиваленең тәүге концерты Бәркәтә авылы мәдәният йортында узды. Тамашачыларга "Халкым бизәкләре" дигән исем астында театральләштерелгән музыкаль композиция тәкъдим иткәннәр, кайбер милли йолаларны сәхнәләштергәннәр, 20гә якын концерт номеры күрсәткәннәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел чыгыш ясаучылар арасында яшьләр күп. Авыл мәдәният...
-
Бәркәтә укучылары чисталыкны ярата
Бәркәтә урта мәктәбе укучылары "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре рәтеннән, Казанда узган йомгаклау тантанасында катнашып, республиканың Премьер - министры Илдар Халиков кулларыннан бүләк алганнар. Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль телефоннарына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология һәм табигый министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү...
-
Бәркәтәдән Фәридәне эзлим
Без Фәридә белән Чирмешәндәге тулай торакта бергә яшәгән идек. Мин мәдәният йортында, ул китапханәдә эшләде. Бүлмәдәшем Бәркәтә авылыннан, ә фамилиясе Әхмәтҗанова иде. Фәридә 1989 елдамы, 1990дамы икән кияүгә чыкты, мин ул вакытта Чаллыда идем, туйга кайттым. Аннан ничектер югалыштык. Шушы дустымны табарга ярдәм итсәгез иде (редакциягә мөрәҗәгать итәргә). Әлфия Галиуллина...
-
Бәркәтәнең хат ташучысы менә дигән
Бәркәтә элемтә бүлекчәсеннән бервакытта да кеше өзелми. Кайчан гына кермә, Әлфия белән Ирина һәрберсен ачык йөз белән каршы алалар, сөйләшәләр, ярдәм итәләр. Хат ташучы хезмәте элек-электән авыл халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле булды. Тышта кармы-яңгырмы, ул юлда, авылдашларына газета-журналлар, хатлар таратырга ашыга. Юкса, хезмәтенә дә бик күп түләмиләр, эшен...
-
Чирмешән районы авылларында ветераннарны сыйладылар (+ФОТО)
Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның байтак авылларында бәйрәм чаралары узды. Иске Үтәмеш мәдәният йортында "Өлкәннәргә бәхет өләшик" дигән исем астында кичә оештырганнар. Монда авылның әби - бабайлары өчен чәй табыннары да көйләгәннәр, концерт номерлары да әзерләгәннәр, әле күчтәнәчләр дә өләшкәннәр. Әлеге чара авылдашлары, хәзер Түбән Камада яшәүче Газинур Мусин ярдәме белән...
-
Чирмешәндә һәм Бәркәтәдә ветераннарга яңа йорт ачкычлары тапшырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Бәркәтәдә машина куып китүчегә 20 мең сум штраф салынды
Әлмәт районында яшәүче 24 яшьлек Андрей Вахрамеев аек булса, мөгаен, машина куып китмәс иде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда һәр өченче җинаять исерек хәлдә кылына. "Монолит" җәмгыятендә эшләүче Вахрамеев хезмәттәшләре белән Бәркәтә авылында бер йортта вакытлыча яши. Агымдагы елның май аенда төнге сәгать унбердә ул, исерек хәлдә, хезмәттәшенең куртка кесәсеннән "Ниссан...
-
Бәркәтә зиратындагы өмәгә кран да килгән
Бәркәтә авылының Түбән оч зиратында өмә үткәреп, изге урынны карт тирәкләрдән арындырдылар. Бу эшләрне башкарырга дип, халык авыл җыенында сүз куешкан булган. Авылдашлары Рифкать Хаммәтгалимов зур өмәгә кран җибәргән. Биек агачларны кисәргә булышкан "Чирмешәнурман" учреждениесе урманчыларына да рәхмәтле бәркәтәлеләр. -Безнең авылда өч зират. Югары оч зиратын тәртипкә китергән идек инде....
-
Чирмешәнлеләр үз мәктәпләрен онытмыйлар
Быел районда дүрт мәктәпкә (Бәркәтә, Лашман, Яңа Элмәле, кадет мәктәп-интернаты) үзләренең элеккеге укучылары ярдәм күрсәткән. Бәркәтә мәктәбе коллективы элеккеге укучылары ярдәме белән алынган буяу белән косметик ремонт үткәрде. Ә 1981 елгы чыгарылыш укучылары, очрашу вакытында сөйләшеп, туган мәктәпләренә 43 мең сум акча җыеп биргәннәр. Бу суммага мәктәпнең актлар залына көчле...
-
Бәркәтә урамнары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Юллар начар дип, Бәркәтәгә килмиләр
Без ике баш сыер асрыйбыз, үзебездән арткан сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз: көненә 20-25 литрлап җыела. Тик соңгы арада аның өчен түләү начарайды, бер-ике көн җыймадылар да. Шунлыктан сөтне бозауларга эчерергә мәҗбүрбез, я ул ачып чыга. Җыючыларның машиналары ватык, ди. Ә башкалар Бәркәтә юллары начар дип, безгә килмиләр. Чирмешәнгә бара торган...
-
Бәркәтәдә яшәүче Мостафиннарда туйлар еш була
Бәркәтәдән Мәхрүзә әби Мостафинага 90 яшь тулды. Бу көнне төп йорт гөрләп торды - кунаклар күп җыелды. Мәхрүзә әби бала вакыттан ук ачлык, ялангачлыкны үз башыннан кичерә. Ул елларны күз яшьләре белән искә ала. -Мин бәләкәй идем, төгәл генә ни өчен икәнен дә белмим, әтине төрмәгә утырттылар, өйдән бөтен әйберне,...
-
Чирмешән авылларында Сабантуйлар гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)