Без ике баш сыер асрыйбыз, үзебездән арткан сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз: көненә 20-25 литрлап җыела.
Тик соңгы арада аның өчен түләү начарайды, бер-ике көн җыймадылар да. Шунлыктан сөтне бозауларга эчерергә мәҗбүрбез, я ул ачып чыга. Җыючыларның машиналары ватык, ди. Ә башкалар Бәркәтә юллары начар дип, безгә килмиләр. Чирмешәнгә бара торган...
Без ике баш сыер асрыйбыз, үзебездән арткан сөтне сөт җыючыларга тапшырабыз: көненә 20-25 литрлап җыела.
Тик соңгы арада аның өчен түләү начарайды, бер-ике көн җыймадылар да. Шунлыктан сөтне бозауларга эчерергә мәҗбүрбез, я ул ачып чыга. Җыючыларның машиналары ватык, ди. Ә башкалар Бәркәтә юллары начар дип, безгә килмиләр. Чирмешәнгә бара торган юл чокыр-чакырлы булганлыктан, без Туймәт, Югары Кәминкә аша әйләнеп йөрибез, анда юл яхшы. Туймәттә фермалар тирәсендә генә начаррак ара бар. Шул юлны рәтләсеннәр иде, дигән теләгем бар. Әйләнгеч булса да, туры юлны рәтләгәнче, шуннан булса да йөреп торырга мөмкин.
Мин акчалар түләп, мини-ферма проекты ясаттым. Ферманы киңәйтеп, сыерларны арттырырмын дигән идем. Тик акчасын вакытында түләмәгәч, сөтне ачытырга гына булгач, моның нәрсәгә кирәге бар, дибез. Мал асрау ансат кына түгел бит ул. Гел чыгым тотарга кирәк. Менә минем 33 гектар пай җирләрем бар. Аның алты гектары - печән, калганында арпа, бодай үстерәм. Малларга җитә, артыгын сатам. Бу җирләрне эшкәртергә әүвәл трактор, аннан культиватор, чәчкеч алдым, быел 32 меңгә - ворошилка. Кырлар чүпләнгәнлектән, агу сиптергеч (опрыскиватель) кирәкте. Интернеттан карадым: аның иң арзан дигәне 45 мең сум чамасы тора. Эштән зарланып язуым түгел, без тырышабыз, тырмашабыз. Эшкә дә йөрим. Гаилә белән теплицада кыяр үстерәбез. Шулкадәр чыгымнар тотып, авылда шулай эш башлаучыларга булышсыннар иде, дип әйтүем. Гайрәтне кайтармасыннар, сөт өчен вакытында түләсеннәр, бәясе булсын, аны вакытында җыеп алсыннар. Юлларны да рәтләргә вакыттыр бит инде?!
Азат Шәһитов.
Бәркәтә авылы.
Әлеге хат уңаеннан Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановага да мөрәҗәгать иттек:
-Әйе, Чирмешәндәге сөт җыю пунктының машинасы ватылып торды. Флягаларны вакытлыча авыл җирлеге машинасы белән ташырга туры килде. Сөт өчен исәп-хисапны да ясадылар.
Юллар мәсьәләсендә. Безнең Елховой уңаена юл да нык тузган. Халык та кул куйган үтенеч белән, әлеге юлны ясарга булышуын сорап, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка кердек. Ул ярдәм итәргә ышандырды. Әйе, Чирмешән уңаена юллар да чокыр-чакырлы. Анда да ремонт кирәк.
Нет комментариев