Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтә авылы тарихыннан

И.Красильниковның ландкарталарында ук инде (1755 ел) "Гремячь чишмә" авылы телгән алына. Ләкин Шушма ярлары буенда аның барлыкка килүе 18 гасыр урталарыннан бик элек дип санала. 1971 елда татар археология экспедициясе тарафыннан хәзерге Бәркәтә тирәсендә болгар материаль мәдәниятенең калдыклары, аерым алганда кызыл болгар керамикасы табылган. Ул авыл кырыендагы таудан килеп чыккан....

И.Красильниковның ландкарталарында ук инде (1755 ел) "Гремячь чишмә" авылы телгән алына. Ләкин Шушма ярлары буенда аның барлыкка килүе 18 гасыр урталарыннан бик элек дип санала.

1971 елда татар археология экспедициясе тарафыннан хәзерге Бәркәтә тирәсендә болгар материаль мәдәниятенең калдыклары, аерым алганда кызыл болгар керамикасы табылган. Ул авыл кырыендагы таудан килеп чыккан. Шулай булгач, 13 гасырда да биредә кешеләр яшәгән дип була.
Бәркәтә урамнары (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бәркәтәнең хәзерге халкы арасында, монда беренче авыл Иштирәк дип аталган, ул Шушма елгасының уңъяк ярында хәзерге ындыр табагы тирәсендә урнашкан дигән фикер яши. Ул вакытта яшәгән халыкларның эзләре хәзер дә табылып тора. Беренчедән, алар ерак вакытларның ирригация калдыклары.Иштирәктә яшәүчеләр тау астыннан саркып чыккан чишмәнең агымын үзгәртергә маташкан булганнар. Икенчедән, 1975 елгы табылдыклар. Шул елны ындыр табагы төзегәндә көрәткечтә эшләүче борынгы күмелгән урынны ача, кайчандыр монда җирләнгән кешеләрнең сөякләре килеп чыга. Моңардан тыш күпсанлы йорт кошларының сөякләре, тимер борысчыклар (көмешкә тартым) һәм байтак кына янгын калдыклары-күмер, көл табыла.
Табылдыкларга фәнни-археологик бәяләү үткәрелмәде. Ләкин ап-ачык, бу урында кешеләр яшәгән, соңрак алар елганың сулъяк ярына күчеп утырган. Иштерәк авылын күчеп йөрүчеләрнең ут төртеп яндыруы да бик ихтимал. Алар Зур Чирмешән һәм Шушма елгалары арасындагы табигый "капка" аша Кама артының эчке регионнарына гел моннан үтеп йөргәннәр.
Шул ук халык риваяте буенча бирегә беренче тапкыр күчеп килүчеләрнең хәзерге Балык Бистәсе районындагы Чаллы авылыннан булулары билгеле. Ул Чаллы авылы үз чиратында күптәнге тарихка ия. Аңа һәм бу төбәктәге шул исемдәге башка 10 авылга Алтын Орда таркалганнан соң төньякка - Камага күчеп киткән болгарлар нигез салган. Тулы Чаллы кенәзлеге яшәгән. Аңардан соң әле хәзер дә Чаллы шәһәрчеге - элеккеге крепость калдыклары саклана. Чаллы шәһәрчеге 1556 елга хәтле яши, нәкъ менә бу елны Казан башлыгы (наместник) приказы буенча биредә рус колонизациясенә каршылык күрсәткән татарлар җиңелә, ә шәһәрчек яндырыла.
Шулай итеп авылның беренче кешеләрен болай күз алдына китерергә мемкин. Болар болгарлар, барыннан да бигрәк кыпчак тамырларыныкы, чөнки Иштирәк (князь Иштирәк) исеме чыгышы белән кыпчакныкы. 15 гасыр башында болгар-кыпчаклар Кама артына күчеп утыралар. Чаллы атамалы берничә авылга нигез салалар, ләкин 1556 елда яңадан элеккеге урыннарына кайтырга мәҗбүр булалар. Сүз уңаеннан, Балык Бистәсе районында Гремяка исемле авыл да бар.
Халык риваятьләрендә әйтелгәнчә, Иштирәк авыл буларак чуваш авылы Клементейкино белән бервакытта яшәгән. Һәм бу Казан ханлыгын тар-мар иткәндә Казан татарларының гына түгел, Кама алды территорияләрендә яшәгән чувашларның да Кама артына ашкынуларына тагын бер дәлил.
17 гасыр урталарында һәм соңрак та монда, Шушма елгасы буена Сембер һәм Пенза өязләреннән татар-мишәрләр килә башлый.
Уфа губернасының халык яшәгән урыннарының 1870 елгы исемлегендә болай дип язылган: "Бәркәтә (Гремячка); 225 йорт, 690 ир-ат һәм 694 хатын-кыз. Татарлар. 2 мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне. Умарталар (күпләр умартачылык белән шөгыльләнәләр). Җирне бөтен урыннардагы кебек 1858 елны бүләләр. Җир өлешен 598 ревизия җанына бүлеп бирәләр". Ләкин 1900 елга ук инде авылда ир-атлар саны 1001 кешегә җитә. Җир өлеше күләме икеләтә диярлек кими. Крестьяннар, Кара Чишмәдәге кебек үк, сөрүлек җирләрен урман, куаклык, көтүлекләр хиса­бына киңәйтергә мәҗбүр булалар.
900-еллар документларының берсендә, 1858 елдан башлап бәркәтәлеләр 719 дисәтинә урманны кисеп, җирен сөрәләр, диелә. Ул вакытта ук инде авыл общинасының көтүлекләре калмый. Шул ук документта, иген­челекнең - төп системасы - өч кырлы, кырларда ерым, ә хуҗаларның 7 җилгәргече бар. Өй яны бакча участокларының өчтән ике өлешен бәрәңге били, дип әйтелә.
Бу авылның борынгы тарихына авыл тирәсендә (таулык өлешендә) бакыр рудасы табылу фактын өстәргә мөмкин. 1788
елда безнең урыннарны караган академик Пьер Симон Паллас та моны телгә алган. Ул моннан ерак булмаган Павловкада бакыр эретү производствосы турында шактый ук җентекләп язган. Икенче бакыр эретү заводы Кирлегәчтә була.
Бәркәтә (Гремячка) административ-территориаль мөнәсәбәттә Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, ә 1745 елда хәтта Оренбург краена.
Революция һәм гражданнар сугышы еллары авыл өчен шуның белән истәлекле: ул округта беренче булып коммунистларның бар яклап көчле властена каршы чыга, 1920 елның февралендә биредә гаять канкойгыч крестьяннар восстаниесенең үзәге урнашкан була. Корбаннар шул хәтле күп була ки, ул вакытта һәлак булганнар әле хәзергә хәтле тулысынча ачыкланмаган.
Утызынчы елларда монда "Тырыш" авыл хуҗалыгы артеле оеша. 1930 елның октябренә авыл халкы 1490 кешене тәшкил итә.
Җирле тарихчы Николай ФРОЛОВ язмаларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә авыл тарихы Бәркәтә тарихы