Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы авылларында ветераннарны сыйладылар (+ФОТО)

Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның байтак авылларында бәйрәм чаралары узды. Иске Үтәмеш мәдәният йортында "Өлкәннәргә бәхет өләшик" дигән исем астында кичә оештырганнар. Монда авылның әби - бабайлары өчен чәй табыннары да көйләгәннәр, концерт номерлары да әзерләгәннәр, әле күчтәнәчләр дә өләшкәннәр. Әлеге чара авылдашлары, хәзер Түбән Камада яшәүче Газинур Мусин ярдәме белән...

Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның байтак авылларында бәйрәм чаралары узды.

Иске Үтәмеш мәдәният йортында "Өлкәннәргә бәхет өләшик" дигән исем астында кичә оештырганнар. Монда авылның әби - бабайлары өчен чәй табыннары да көйләгәннәр, концерт номерлары да әзерләгәннәр, әле күчтәнәчләр дә өләшкәннәр. Әлеге чара авылдашлары, хәзер Түбән Камада яшәүче Газинур Мусин ярдәме белән үткәрелгән. Мәдәният хезмәткәрләре игелекле авылдашларына мәҗлеснең кунаклары исеменнән рәхмәтләрен белдерәләр.
Мордва Афонькәсе авылында да өлкәннәрне олылаганнар. Роза Данилова хәбәр иткәнчә, мәдәният йортына бәйрәмгә җыелган авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев та котлаган. Авыл үзешчәннәре концерт куйганнар. Бәйрәм мул табын артында дәвам иткән.
Бәркәтә бабайлары бәйрәм уңаеннан авыл китапханәсенә җыелганнар. Сугыш ветераны Мәсхүт Саттаров авылдашлары исеменнән китапханәче Әлфия Сөлеймановага күңелле кичә өчен рәхмәтен җиткерде.
Фотоларда: Иске Үтәмеш авылындагы бәйрәмнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә Иске Үтәмеш өлкәннәргә бәйрәм