Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

”Безнең Чирмешән” - туган көнгә бүләк

Әмир авылында яшәүче эшмәкәр Гөлшат Әгъләмова да "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды, ул авылдашы, пенсионер Фаһирә апа Галимовага киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка бүләк итте. -Мин үзем "Безнең Чирмешән"не бик яратып укыйм, аеруча кеше язмышлары турындагы язмаларга өстенлек бирәм. Районыбыз авылларында уңган-булган кешеләр бик күп бит, әллә нинди кызыклы...

Әмир авылында яшәүче эшмәкәр Гөлшат Әгъләмова да "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды, ул авылдашы, пенсионер Фаһирә апа Галимовага киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка бүләк итте.

-Мин үзем "Безнең Чирмешән"не бик яратып укыйм, аеруча кеше язмышлары турындагы язмаларга өстенлек бирәм. Районыбыз авылларында уңган-булган кешеләр бик күп бит, әллә нинди кызыклы шәхесләр бар, - ди авыл китапханәсендә дә эшләүче Гөлшат Әмин кызы. - Әле әүвәл район газетасының сайтыннан район хәбәрләре белән танышам, аннан соң аларны газета битләреннән кабат карап чыгам. Безнең китапханәгә төрле матбугат басмалары килә, ләкин авылдашлар, беренче чиратта, район газетасын сорап алалар. Шунда кайбер язмалар буенча бәхәсләшеп тә куялар. Фаһирә апа инде олы яшьтә, ялгызы гына яши.

1 январьда юбилее - 75 яшен тутыра. Бу подписка аның туган көненә миннән кечкенә генә бүләк булсын.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Ир хатынын: «Өемдә эзең дә булмасын!" дип, караваттан өстерәп, урамга чыгарып ташлый [булган хәл]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән Бүләк туган көнгә