Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе чисталык турында язмалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

"Безнең Чирмешән" газетасы ел башында игълан иткән "Чисталык үзебез өчен" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгегә килгән, газетада урын алган материалларны бәяләп, редакция түбәндәге авторларны җиңүче дип тапты: "Әбиләр начарга өйрәтмәде", Рәзинә Мортазина, Туймәт - 1нче урын; "Кәшифә әби дәресе", Саимә Моратова, Кара Чишмә - 2нче урын; "Ачуландырсаң, җирнең ярсуы яман",...

"Безнең Чирмешән" газетасы ел башында игълан иткән "Чисталык үзебез өчен" конкурсына йомгак ясалды.


Әлеге бәйгегә килгән, газетада урын алган материалларны бәяләп, редакция түбәндәге авторларны җиңүче дип тапты:

"Әбиләр начарга өйрәтмәде", Рәзинә Мортазина, Туймәт - 1нче урын;

"Кәшифә әби дәресе", Саимә Моратова, Кара Чишмә - 2нче урын;

"Ачуландырсаң, җирнең ярсуы яман", Самат Ризванов, Утыз Имән - 3нче урын;

"Анда - чәчәк, монда - чүп", Фәризә Галәүтдинова, Керкәле - 3нче урын.

Җиңүчеләрне редакциягә чакырып бүләкләдек. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләргә булышкан юмарт эшкуар - "Булгар" сәүдә йорты хуҗасы Булат Латыйповка һәм Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримовка рәхмәтебезне дә җиткерәбез.

Чисталык - үзебез өчен, чисталыкны бергәләп булдырыйк.

Газета укучылар әлеге бәйгегә җибәргән язмаларда билгеләп үткәнчә, тирә-юнебезнең чисталыгы иң элек үзебезгә, шунда яшәүчеләргә бәйле. Кеше табигатькә мәрхәмәтле булырга, олылар яшьләрне бар тереклеккә хөрмәтле мөнәсәбәт рухында тәрбияләргә тиеш.

Бу темага язмалар газетада киләчәктә дә үзәктә булыр дип ышандырабыз.

Безнең сайтта укыгыз:

Алсу Закирова - балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17675

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән җиңүчеләрен бүләкләде язмалар бәйгесе чисталык турында газетасы редакциясе