“Безнең Чирмешән“ ник вакытында килми?
Ноябрь аенда Чирмешәндәге Бакча, Кояшлы, Курасанов һәм башка кайбер урамнарда почта китерүдә өзеклекләр еш булды, бер атнада газета-журналлар бөтенләй таратылмады. Бу атнада да шул хәл район газетасының чәршәмбе санын вакытында китермәделәр. Газета соң таратыла икән, хәбәрләр искерә дигән сүз. Әле бит анда котлаулар, белдерүләр, телевидение программасы һәм башка ашыгыч язмалар...
Ноябрь аенда Чирмешәндәге Бакча, Кояшлы, Курасанов һәм башка кайбер урамнарда почта китерүдә өзеклекләр еш булды, бер атнада газета-журналлар бөтенләй таратылмады.
Бу атнада да шул хәл район газетасының чәршәмбе санын вакытында китермәделәр.
Газета соң таратыла икән, хәбәрләр искерә дигән сүз. Әле бит анда котлаулар, белдерүләр, телевидение программасы һәм башка ашыгыч язмалар да бар, аларны көтәләр, алар кирәк.
- Сез әйткән урамнарда хат ташучыбыз отпускта иде, аннары пенсиягә китә, - диде почта участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова, почта соңаруның сәбәбен сорагнач. - Аның урынына яңа кеше алдык. Әгәр дә кемнәргәдер почта вакытында китерелми икән, безгә шалтыратсыннар (2-26-46).
Шуны да әйтик, абүнәчеләргә матбугат басмаларын алар басылган көнендә китерергә бурычлылар.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев