Мин республикабыздан 10 яшькә генә яшьрәк икән, быел 85 яшь тула. Мин яшәгән чорда гына да илебездә күпме үзгәрешләр булды. Үткәннәрне уйлыйм да, бүгенге тормышыбызга сөенеп бетә алмыйм.
Иң элек, алар да онытылмый шул, Бөек Ватан сугышы безнең балачакны кыскартты. 1941 елда мин 4 классны тәмамладым, шуннан соң укуны дәвам...
Мин республикабыздан 10 яшькә генә яшьрәк икән, быел 85 яшь тула. Мин яшәгән чорда гына да илебездә күпме үзгәрешләр булды. Үткәннәрне уйлыйм да, бүгенге тормышыбызга сөенеп бетә алмыйм.
Иң элек, алар да онытылмый шул, Бөек Ватан сугышы безнең балачакны кыскартты. 1941 елда мин 4 классны тәмамладым, шуннан соң укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады. Аллага шөкер, укырга-язарга өйрәнгәннәрем ярап куйды. Бүген дә әле газеталарны укып, телевизор карап, яңалыклар белән танышып барам.
14-15 яшемнән урман кистем, ат белән шул агачларны Нурлат станциясенә илтә идек. Ә кыш айларында, шулай ук ат белән, кырдагы кибәннән ферма малларына печән ташыдык. Әле бит үзебезгә дә мичкә ягу өчен утын кирәк. Бер елны, санап бардым, 54 тапкыр урманга утынга барганмын. Ул вакытта төп транспорт ат иде бит. Ат белән орлык та ташыдык, тракторлар өчен керосин да алып кайта идек.
1951 елда авылдашыма кияүгә чыгып, бәхет эзләп, Уфалей шәһәренә чыгып киттек. Бүгенгедәй хәтеремдә, кулга бер агач чемодан тотып, җәяүләп чыгып киттек. Ул вакытта авылда электр уты да, юллар да юк иде, бары ат юлы гына.
Анда барып заводка эшкә урнаштым, тормышны бераз җайлагач Урта Азия якларына күчендек. 40 ел читтә яшәгәч, 1998 елда, илдә буталчыклар башлангач, кызым һәм киявем белән кабат туган авылыбызга кайтып төпләндек.
Бу вакыт эчендә Кармыш инде танымаслык булып үзгәргән. Авылга асфальт юл керә, хәтта кайбер урамнарда да таба кебек яхшы юл. Һәр йортта диярлек шәхси машина бар, өйләребез шәһәр фатирларыннан бер дә ким түгел, бөтен уңайлыклар да бар, кибет киштәләре дә товарлардан сыгылып тора. Ә инде пенсия акчасын айныкын-айга өйгә үк китереп бирәләр.
Яшьли авырлыкларны күп күрсәм дә, Аллага шөкер, ходай исәнлекне дә кызганмаган, гомерне дә биргән. Минем туганнарым барысы да бала вакытта ук үлгән, әти белән әни дә кыска гомерле булды, мин алар өчен дә яшим бугай. Илләребездә тынычлык кына булсын, тормышлар нык яхшырды, зарланырга урын юк.
Гөлсем Миначева.
Кармыш авылы.
Нет комментариев