Авылларда – халык җыеннары тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында авылларны кая күчерәләр?
Туймәттә үткән халык җыенында җитәкчеләргә шушы сорауны да бирделәр. Үз территорияләрендә нефтьчеләр эшләүче берничә торак пункт халкы күңеленә шом салган мәсьәлә бу. Әйе, Туймәтне, Бәркәтәне, Кармалкаларны күчерәчәкләр икән дигән имеш-мимешләр әле дә ишетелгәли. "Борчылмагыз, бернинди күчерүләр булмаячак", - дип тынычландырды якташларыбызны Туймәттәге җыенда катнашкан "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Андаров....
-
Халык әйтсә – хак әйтә
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына кичекмәстән ремонт кирәк. Әлеге бинада узган җыенда катнашкан район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да моның белән ризалашты һәм бу мәсьәләдә ярдәм булачагы турында әйтте. Быел мәдәният йортының түбәсен генә яңартачаклар, киләсе елларда ремонт дәвам итәчәк. "Чирмешән агрохезмәтләре"нә кергән башка хуҗалыклардагы кебек үк, түбәнкәминкәлеләр дә җәмгыять җитәкчесе...
-
Туймәт урамнарын бергәләп чистартыйк
Туймәт авылы халкын борчыган төп проблема - юлларның нык җимерелүе. Төп трассадан авылга алып керүче 3 километр ара аяныч хәлдә. Быелгы халык җыенында бу хакта әллә ничә кеше сүз кузгатты. Җыенга килгән муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов юлның быел ремонтланачагына ышандырды. Түбән Кармалка ягыннан сузылган асфальт юлдан соң 250...
-
Су кертеләчәк, медпункт төзеләчәк
Башка кайбер авыллардагы кебек үк, Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда да пай җирләре өчен түләү булмаудан зарландылар. Җыенда 2012нче елга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Былтыр авыл җирлеге территориясендә күп эшләнгән. Буага капиталь ремонт ясалган, Керкәледә һәм Кызыл Ярда иске күперләрне яңартканнар, асфальтланган хоккей мәйданчыгы булдырганнар, клуб янындагы мәйданчыкны...
-
Автобуслар йөрми, киштәләр буш
"Район үзәгендәге оешмаларга йомыш еш төшә. Больницага да барырга кирәк. Безгә автобус җибәрсеннәр иде", - диләр Шешминка, Лагерка, Морвда Афонькәсендә яшәүчеләр. Бу - быелгы җыеннарда халыкның хакимияткә юллаган иң төп гозередер. Авыл җирендә гомер итүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең күбесе уртак. Әнә Шешминка урамнарында хуҗасыз этләр күбәйгән. Пай җирләре өчен түләүдә сораулар...
-
Эш сүздә генә калмаячак
Шушы көннәрдә Иске Кади һәм Утыз Имән авылларында да халык җыеннары узды. Аларда муниципаль районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм халыкка хезмәт күрсәтүче кайбер оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты. 2012нче елда, район ярдәме белән, Утыз Имән мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Әмма бу эш әле төгәлләнмәгән. Бинаның эчендә башкарасы эшләр күп. Бөек...
-
Бөтенесен берьюлы эшләп булмый
Быел Яңа Элмәлегә алып керүче олы юлны, Чистопольская урамы юлын, шомарту, авыл мәдәният йортын һәм мәктәпне дә ремонтлау күздә тотыла. Бүген биредә уздырылган халык җыенында күтәрелгән сорауларга җавабында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шулай дип белдерде. "Барысын да берьюлы эшләп булмый, шуңа күрә буш вәгъдә бирәсе килми, - диде ул Иске...