Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Автобуслар йөрми, киштәләр буш

"Район үзәгендәге оешмаларга йомыш еш төшә. Больницага да барырга кирәк. Безгә автобус җибәрсеннәр иде", - диләр Шешминка, Лагерка, Морвда Афонькәсендә яшәүчеләр. Бу - быелгы җыеннарда халыкның хакимияткә юллаган иң төп гозередер. Авыл җирендә гомер итүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең күбесе уртак. Әнә Шешминка урамнарында хуҗасыз этләр күбәйгән. Пай җирләре өчен түләүдә сораулар...

"Район үзәгендәге оешмаларга йомыш еш төшә. Больницага да барырга кирәк. Безгә автобус җибәрсеннәр иде", - диләр Шешминка, Лагерка, Морвда Афонькәсендә яшәүчеләр. Бу - быелгы җыеннарда халыкның хакимияткә юллаган иң төп гозередер.


Авыл җирендә гомер итүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең күбесе уртак. Әнә Шешминка урамнарында хуҗасыз этләр күбәйгән. Пай җирләре өчен түләүдә сораулар бар. Авылга Саклык банкының бүлеге кирәк. Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов әйтүенчә, суүткәргечләр дә тузган. Аны яңарту буенча зур эшләрне башлау өчен халык ярдәме таләп ителә. Проект-смета документларын ясату, экспертиза үткәрүгә шактый гына акча җыясы бар. Шешминка авыл мәдәният йорты бинасын җылыту өчен газ кертү - шулай ук якын арада хәл итәсе мөһим мәсьәлә.

Нагай, Павловка, Шешминка, Андреевка торак пунктларын үз эченә алган Шешминка авыл җирлегендә узган елда тугыз бала туган. Ә биш кеше бакый дөньяга күчкән. Дүрт авылда 120 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 52се савым сыеры.

Район җитәкчелегенең шешминкалыларга дәгъвасы бар: җәйләрен күп кенә йорт тирәләрен чүп баса, урамнарда маллар йөри.

Мордва Афонькәсе җирлегенә кергән авылларның халык җыены Лагерка мәдәният йортында узды. 2012нче елда мондагы өч авылга бары бер бала туган, 8 кеше үлгән. Торак пунктларда нигездә олырак яшьтәгеләр яши.

Лагеркада да халык Чирмешәнгә маршрут автобусы йөртүне сорады. Җыенда катнашкан муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советының аппарат җитәкчесе Миләүшә Батыршина әйтүенчә, әлеге проблеманы уңай хәл итү буенча эш бара.

Лагерка авылына керә торган юл тузган, суүткәргечләрдән килә торган суда нитратлар бар. Лагеркада, район кулланучылар җәмгыятенә караган кибеттә товар ассортименты ярлы. Хәтта ярмаларны да Чирмешәнгә барып алырга туры килә икән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылларда – халык җыеннары