Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Эш сүздә генә калмаячак

Шушы көннәрдә Иске Кади һәм Утыз Имән авылларында да халык җыеннары узды. Аларда муниципаль районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм халыкка хезмәт күрсәтүче кайбер оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты. 2012нче елда, район ярдәме белән, Утыз Имән мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Әмма бу эш әле төгәлләнмәгән. Бинаның эчендә башкарасы эшләр күп. Бөек...

Шушы көннәрдә Иске Кади һәм Утыз Имән авылларында да халык җыеннары узды. Аларда муниципаль районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм халыкка хезмәт күрсәтүче кайбер оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты.


2012нче елда, район ярдәме белән, Утыз Имән мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Әмма бу эш әле төгәлләнмәгән. Бинаның эчендә башкарасы эшләр күп. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә дә ремонт кирәк. Кызыл Чишмәгә илтүче юл бик начар хәлдә. Утыз Имәндә узган җыенда бу һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы халык сорауларына шунда ук җавап бирде. Клубта ремонт дәвам итәчәк.

Һәйкәлне дә үзгәртеп коруда ярдәм булачак. Ә менә юлга килгәндә, аны хәл итү кыенрак. Бу эш зур чыгымнар сорый.
"Алай да быел юлны ремонтлап, вак таш җәеп калдырырбыз",- диде район башлыгы.

"Быел авылда суүткәргеч челтәрләрен дә яңартырга планлаштырабыз. Проект әзер, экспертиза узды",- ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Айрат Кәлимуллин.

Искекадилыларның тормыш шартларыннан зарланырлыгы юк. Биредә суүткәргечләр яңартылган, юллар төзек, мәдәният йорты ремонтланган. Узган елны монда профилакторий да ачылды. Менә шунда район үзәк больницасы врачлары килеп, халыкны кабул итсеннәр иде, дигән теләк тә белдерделәр җыенда.

Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырды.

Иске Кади халкын урамнарындагы карт топольләрне кисү мәшәкате дә борчый. Электр челтәрләре начальнигы Рәмил Кәримов бу проблеманы да уңай хәл итү мөмкинлеген белдерде.

Халык җыенында юлчыларга да сораулар яңгырады. Мәсәлән, Якты Тау, Светлогорск, Тукай поселокларыннан балаларны Иске Кадига мәктәп автобуслары йөртә. Ләкин бу авылларда автобуслар өчен борылыш урыннары ясалмаган.

Иске Кади авыл җирлегендә яшәүчеләр котыру чирен таратучыларга - төлкеләргә каршы да чаралар күрергә кирәклеген җиткерделәр.

Монда аучылар да үз өлешләрен кертәләр, төлкеләрне аталар. Ә менә эт хуҗалары үз хайваннарын бәйдә тотарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылларда – халык җыеннары