Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Бөтенесен берьюлы эшләп булмый

Быел Яңа Элмәлегә алып керүче олы юлны, Чистопольская урамы юлын, шомарту, авыл мәдәният йортын һәм мәктәпне дә ремонтлау күздә тотыла. Бүген биредә уздырылган халык җыенында күтәрелгән сорауларга җавабында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шулай дип белдерде. "Барысын да берьюлы эшләп булмый, шуңа күрә буш вәгъдә бирәсе килми, - диде ул Иске...

Быел Яңа Элмәлегә алып керүче олы юлны, Чистопольская урамы юлын, шомарту, авыл мәдәният йортын һәм мәктәпне дә ремонтлау күздә тотыла.


Бүген биредә уздырылган халык җыенында күтәрелгән сорауларга җавабында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин шулай дип белдерде. "Барысын да берьюлы эшләп булмый, шуңа күрә буш вәгъдә бирәсе килми, - диде ул Иске Элмәледәге Гагарин урамы юлын төзәтүдә дә ярдәм сораучыларга. - Иске Элмәлегә шактый булыштык бит, күреп торасыз. Әгәр январь азагына кадәр су челтәрләрен яңадан ясау өчен проект эшләтүгә һәм аңа экспертиза үткәрүгә халыктан акча җыеп өлгерсәгез, республика хисабына сезнең авылда, Иске Элмәледә, су челтәрләрен быел ук ясатырга планлаштырабыз. Яңа Элмәледә бу мөһим эшне башкардык бит".

Яңа Элмәледә урамнарны яктырту проблемасы бар икән, кайберәүләр пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясалмаудан зарландылар.

Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров чыгышында билгеләп үтелгәнчә, биредә халык актив, уңган. Умарта тотучылар дистәләп, ике авылда утызлап яңа йорт төзелә. Былтыр Иске Элмәледә яңа, районда иң матур мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Чиркәү төзелеше ахырына якынлаша. Бу изге эшкә район җитәкчелеге дә булышлык күрсәтә.

"Районның иң төзек торак пункты" конкурсында Иске Элмәле авылы икенче урынга чыкты.

Бу җирлек халкы мәдәнияттә, спортта да алдынгы. Полиция участок уполномоченные Сергей Кашаев халык белән уртак тел табып эшли. 2012нче елда авыр җинаятьләр кылынмаган, әмма барыбер 16 җинаять теркәлгән, күбесе-урлашулар. Хокук бозуларны вакытында кисәтү сорала.

Районда "Сөлчә" җәмгыяте кебек тотрыклы авыл хуҗалыгы предприятиеләре санаулы гына. Биредә 64 кеше эшли. Бер елда мөгезле эре терлекләрнең баш санын йөздән күбрәккә арттырганнар. Сөт җитештерүдән генә дә 7 миллион 600 мең сум тирәсе керем алынган. Дөрес, уртача хезмәт хакы түбәнрәк.

"Кышны иркен чыгарлык азык запасыбыз, язын чәчәрлек орлыгыбыз бар,- диде "Сөлчә" рәисе Хәмзә Хәммәтов. - Җирләребезне көздән тулысынча эшкәртеп калдырдык. Болар - бергә яулаган казанышлар, рәхмәт!"
410 йортлы, ике авылда 1332 кеше яшәүче җирлектә узган елда 12 бала туган, 22 кеше үлгән. Бик үк яхшы күрсәткечләр түгел.

Җыенда башкаларга үрнәк гаиләләрне, игелекле эшкуарларны да мактап уздылар. Шул ук вакытта, аларны исемләп әйтмәсәләр дә, чисталыкка битарафлар, малларын урамда, иген басуларында йөртүчеләр дә бар. Авылда торып, кайберәүләрнең һичнинди мал тотмавына да борчылу белдерделәр.

Яңа Элмәледә узган җыенда да районның дистәләп предприятиесе һәм учреждениеләр җитәкчеләре дә катнашты. Хәер, аларның күбесенә җавап тотарга туры килмәде. Хәзер мондый җыелышларда, элеккеге кебек, телефон, газ, мотоцикл, прәннек сорамыйлар, алар бар. Заманалар да, ихтыяҗ да үзгәрә. Шул ук вакытта халык артыгын да таләп итми, күпчелеккә кагылучы проблемаларны күтәрәләр.

Тырнак астыннан кер эзләмик

Күтәмәдән соңгы елларда еш кына "югарыга" шикаять хатлары юллыйлар. Имза куймыйлар. Дәгъваларның күбесе авыл җирлеге Советына юнәлдерелә. Урындагы җитәкчелекне теге яки бу эшләрне башкармауда гаеплиләр.

Әмма бик күп мәсьәләләрне мөнәсәбәтләрне начарайтмыйча, авыл данын тапламыйча, бергә киңәшеп башкару отышлырак.

Әйтик, су челтәрләрен үзгәртеп кору - яңарту авылда яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Әгәр проект-смета документларын эшләтүгә, аңа экспертиза ясатуга халык тиз арада акча җыйса, Күтәмәдә хәтта киләсе елда ук су челтәрләрен яңарта башларга мөмкинлек бар. Төзелешкә 15 миллион сумга якын акчаны республика аша бирәчәкләренә шик юк.

"Башка авылларда бу яктан бердәмлек күрсәттеләр, читтән генә күзәтеп тормадылар. Оештыручы кешеләре дә табылды, акча да җыелды. Райондагы торак пунктларда суүткәргечләре яңартылмаганнары берничә генә калды,- диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин, Күтәмәдә узган халык җыенында. -Гомумән, кемнедер гаепләгәнче, бердәм булырга тырышыйк. Сезнең тормышны яктан кемдер килеп яхшыртмас. Сүз дә юк, иң элек җирлек Советыннан активлык, инициатива сорала".

Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина үз чыгышында-отчетында төрле бәйгеләрдә, үз эшендә танылган авылдашларын да мактап узды, проблемаларга да тукталды, ә полиция участок уполномоченные Рәмил Сафин законлылыкны саклау буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.

"Күтәмә-АГРОфирмасы" җәмгыяте пайчылар белән килешү йөкләмәсен төгәл үти, 2012нче елда да тиешен биргәннәр.

"Кырдан салам да алып булмый",-диючеләргә җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина туры җавап бирде: "Киләчәктә дә теләсә кемнең безнең кырдан нәрсәдер урлавына юл куелмаячак. Сорагыз, саламын да фуражын да бирәбез. Сезнең йорттан кереп нәрсәдер алмыйм бит. Пай җирләре өчен исәп-хисап ясадык. Без мәктәпкә дә, балалар бакчасына да гел булышабыз. Менә шулай, аңлашып, бер-беребездән гаеп эзләмичә эшлик!" Бу сүзләр белән кем килешмәс?!

АГРО-фирма - районда алдынгы, үрнәк хуҗалык. Былтыр 7 мең тонна бөртек җыйганнар, меңнәрчә баш дуңгыз асрыйлар, үз көннәрен үзләре күрәләр. Бер проблема гына бар - монда белемле яшь белгечләр җитми.

Күтәмәдә электр челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча күләмле эш башкарылган, әмма бер трансформатор пункты хуҗасыз диярлек, шуңа күрә, аеруча җилле вакытта, ут сүнгәли. Пунктны район электр челтәрләре балансына тапшыру, моңа кагылышлы документлар әзерләүне тизләтү кирәк.

Җыенда кайбер йорт ияләренең малларын, этләрен урамда йөртүләренә чик куярга вакыт, диелде. Белгечләр дуңгызларны, гомумән, ябык режимда тотарга кушалар. Африка чумасы куркынычы янавын беләбез бит, әгәр ул йокса, аны дәвалап булмый, дуңгызларны яндырырга туры киләчәк. Тагын әллә нинди чыгымнары туачак. Зыяны кемгә? Халыкка.

Күтәмәлеләр район үзәк больницасында участок врачына керү өчен гел чират булуына зар белдерделәр. Урынсыз, дия алмыйсың, төшкә кадәр, дөрестән дә, поликлиникада кеше гел күп. Больницаның баш врачы Гайсә Сәгыйров җавабыннан күренгәнчә, бу хәл иң элек врачлар җитмәү белән аңлатыла. Аннан соң район үзәгендә яшәүчеләр, чирләре авыр булмаганнар, кабул итүгә төштән соң гына килсәләр, чиратларда торучылар сизелерлек азаер иде.

Сүз уңаенда. 2012нче елда больницага тагын 5 врач эшкә килгән, 3 врач киткән. Быел 2 яшь врач кайтырга тиеш, үзебездән укырга җибәрелгән якташлар.

Күтәмәдә, шөкер, бар да бар: мәктәп, ФАП, кибетләр, балалар бакчасы да. Эш ягыннан да ансатрак. Дистәләгән кеше - нефтьчеләр. Былтыр 9 бала туган. 1,6 километр озынлыкта урам юлы ясалып, аңа вак таш җәйгәннәр. Йортлар каршында чәчәкләр үстерәләр, капка һәм коймаларны матурлыйлар."Эколидер" республика конкурсыннан Диплом алып кайттылар.

Боларны да күрә, бәяли белү кирәк. Соңгы вакытта һава да чистарган. Район җитәкчеләре һәм экологлар чаң сукканнан соң, нефтьчеләр атмосферага әледән-әле күкертле водород чыгаруны туктатканнар (киметкәннәр дию дөресрәктер).

Хәер, чишелеш көтүче проблемалар чыгып тора. Һаман алдагы сүзгә кире кайтасы килә - аларны аңлашып, сабыр гына хәл итү кирәк. Без теләгән һәр эш бик тиз башкарылса әллә кайчан коммунизм булыр иде. Әмма бүген, республика һәм районның мөмкинлекләреннән чыгып, иң мөһим мәсьәләләрне күрә белү, төп көчне шуңа юнәлтергә тырышу - иң хак юлдыр. Җыеннар дәвам итә.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылларда – халык җыеннары