Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында авылларны кая күчерәләр?

Туймәттә үткән халык җыенында җитәкчеләргә шушы сорауны да бирделәр. Үз территорияләрендә нефтьчеләр эшләүче берничә торак пункт халкы күңеленә шом салган мәсьәлә бу. Әйе, Туймәтне, Бәркәтәне, Кармалкаларны күчерәчәкләр икән дигән имеш-мимешләр әле дә ишетелгәли. "Борчылмагыз, бернинди күчерүләр булмаячак", - дип тынычландырды якташларыбызны Туймәттәге җыенда катнашкан "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Андаров....

Туймәттә үткән халык җыенында җитәкчеләргә шушы сорауны да бирделәр. Үз территорияләрендә нефтьчеләр эшләүче берничә торак пункт халкы күңеленә шом салган мәсьәлә бу.

Әйе, Туймәтне, Бәркәтәне, Кармалкаларны күчерәчәкләр икән дигән имеш-мимешләр әле дә ишетелгәли. "Борчылмагыз, бернинди күчерүләр булмаячак", - дип тынычландырды якташларыбызны Туймәттәге җыенда катнашкан "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Андаров.
Туймәтлеләр Нурлаттан килгән әлеге кунакка, бер уңайдан, үз гозерләрен дә җиткерделәр. 90 нчы еллар башында нефтьчеләр бу авылның "фермалар ягы"ндагы "Баш чишмә"не (икенче атамасы "Күкертле чишмә") ремонтлап биргән булганнар. Аннан аны халык үз көче белән карап тәртиптә тотса да, бүген чишмә тирәсе нык тузган, аны төзәтергә ярдәм кирәк. Ильяс Андаров әлеге үтенечне җитәкчеләренә җиткерергә ышандырды. Нефтьчеләр дигәннән, бу якларда аларның техникалары күп йөри икән. Шушы трактор, машиналарны әйләнгеч юллардан үткәреп булмый микән, юллар бозыла бит, диделәр җыенда катнашучылар.
Авылның урам баганаларындагы яктырткычларны халык көче белән яңартмакчылар. Дөрес, узган елда Туймәттә 73 яңа лампочка куйганнар да. Бу эшкә быел үзара салым акчаларын тотарга исәпләре. Аны кеше башыннан 300әр сумнан җыелырга килешкәннәр. Референдумда уңай җавап булса, әлбәттә.
Утыз Имән җирлегендә узган җыенда район җитәкчеләреннән заманча спорт мәйданчыгы сорадылар. Спорт белән дус авыл яшьләренә урнаштырачаклар андый мәйданчыкны. Быел булмаса, киләсе елга. Һәрхәлдә, җитәкчеләр шулай дип ышандырды.
Ульяновка белән Утыз Имән авыллары арасындагы юл чокыр-чакырлы. Аны, кимендә, ямап булса да чыгасы иде. Ә менә Утыз Имәндә Гыйрфанов урамы юлының быел тигезләнәчәге төгәл билгеле: монда 1 километрлап арада вак таш түшәп, юл салачаклар. Республика программасы нигезендә. Мәктәп бинасында урнашкан ФАПка да ремонт кирәк. Бу эшне дә озакка сузмаска тиешләр дип ишеттек.
Мордва Афонькәсендә халык этләрен бәйдә тотмый икән. Бу уңайдан зарланучылар бар. Әлеге проблема башка авылларыбыз өчен дә хас. Әлеге җирлектәге Лагерка авылында агач күпер ышанычсыз, аны үзара салым акчасына ясау күздә тотыла. Мордва Афонькәсендә Кооперативная, Лагеркада Яшьләр, Гагарин урамнарында яшәүчеләр юлсызлыктан интегә. Авыл җирлегендә сыерларны техник орлыкландыру белгече юк. Терлек асраучы авыл кешесе өчен бу да зур проблема.
Күтәмәнең биш йортлы Северная урамында яшәүчеләр дә җитәкчеләрдән юл сорый. Язын, көзен моннан үтү бер җәфа, диләр. Ә мәктәп укучылары спорт мәйданчыгына өметләнә.
Бу авылда суүткәргечләрне алыштыру өчен үзсалым акчасына проект-смета язуларын ясатканнар. Башлаган эшне быел дәвам итәсе бар. Торбаларда суның басымы да юк икән, шунлыктан яңа скважина борауламыйча булмый.
Язын ташу вакытында Түбән Кәминкә ягындагы буаны "алырга" мөмкин. Анда капиталь ремонт кирәк. Күтәмәлеләр әлеге уңайдан ярдәм сорый.
Югары Кәминкә авыл җирлегенә кергән Кызыл Яр поселогы халкы да бердәнбер, 1 километрлап озынлыктагы урамнары юлына вак таш түшәп булмасмы дип өметләнә. Анда авыл үзәгенә кадәр асфальт кергән. Авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев әлеге проблема хакында авыл җыенында район җитәкчеләренә дә җиткерде.
Югары Кәминкәнең Ленин урамында яшәүчеләргә җәйләрен су килми. Алла сакласын, янгын-фәлән чыкса да, урамда башка су алыр урын юк. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен скважина борауларга кирәк. Бу эштә булышмаслармы дип, иганәчеләр дә эзләп караганнар, тик уңышсыз. Район ярдәме кирәк. Бу җирлектә дә үзара салым акчасын урамнарны яктыртуга тотмакчылар.
Шешминка, Андреевка халкы да юлсызлыктан гарык. Авыл эчләрендәгеләр дә, олы юллар да нык тузган. Аларны зур йөк машиналары изеп бетерә.
Шешминка мәдәният йорты түбәсеннән яңгыр үтә. Аны ясату өчен тиешле язулары әзер, бу эшне язга башламакчылыр. Шешминкалылар авылдашлары, Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә куелган мемориаль тактаны авыл түренәрәк, мәдәният йорты янына күчермәкче. Моны да быел эшләп куярга ниятләгәннәр.
Иске Кади авыл җирлегендәге җыенда халык урамнарның кардан чистартылмавына зарлана. Әлеге җирлектә авыллар да берничә, юлларның озынлыгы да шактый. Ә авыл җирлегенең үз техникасы юк. Әле ярый, бу эштә тракторлары булган крестьян-фермер хуҗалыклары булыша. Шунлыктан үзсалым акчасының бер өлешен кышын, җәен юлларны тәртиптә тотуга да кулланмыйча булмас, диләр.
Бу җирлектә чишмә тирәләрен тәртипкә китерәсе бар. Авылларда урамнарны яктырту буенча узган елда башланган эшне дә быел дәвам итәргә планлаштырганнар.
Ивашкиноның Заречная, Энергетиклар, Беренче Май урамнарында салкын көннәрдә газ басымы җитми икән. Халык өйләрен җылыта алмый. Әлеге эшне язга хәл итәргә килешкәннәр.
Әккәрәй белән Кармышка трассадан керә торган юлның тузуы хакында инде ничә ел сөйлибез. Кыскасы, халык юл сорый, дөресрәге, таләп итә.
Ивашкинода үзсалым күләмен балигъ яшьтәгеләрдән, кеше башыннан 100 сумнан җыелышырга сөйләшкәннәр. Референдумда халык әлеге сумма өчен тавышын бирсә, җыелган күмәк акчаны урам яктырткычларын яңарту өчен тотачаклар.
Ульяновка - иң эре авыл җирлекләренең берсе. Монда да җыенга килүчеләр байтак проблема кузгатканнар. Әйтик, эчтән капиталь ремонтланган авыл мәдәният йортының тышкы стенасы ямьсез, штукатуркасы коела. Сосновкада авыл уртасындагы буаның төбенә ләм утырган, юл да начар. Авыл җыенында районда яңа телефон номерлары белешмәсе кирәклеген сорадылар. Район электр элемтәсе начальнигы Рамил Моратшин, моңа җавап итеп, быел мондый белешмә 1000 данәдә басылачагын хәбәр итте. Чирмешәннән Нурлатка маршрут автобусы кирәксенүчеләр бар. Ульяновка мәктәбенең җылыту казаннары тузган, алмаштытырга кирәк. Мәктәп директоры әйтүенчә, спорт залы ремонт сорый. "Йомшаграк" балалар өчен коррекцион класслар ачып булмыймы дип тә теләк белдерделәр. Андый класста эшләрлек белгеч тә бар икән мәктәптә. Ульяновкадагы янгын сүндерү депосы хезмәткәрләренең үз гозере: янгын сүндергеч машинага гараж кирәк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы нефтьчеләр Авылларда – халык җыеннары