Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Туймәт урамнарын бергәләп чистартыйк

Туймәт авылы халкын борчыган төп проблема - юлларның нык җимерелүе. Төп трассадан авылга алып керүче 3 километр ара аяныч хәлдә. Быелгы халык җыенында бу хакта әллә ничә кеше сүз кузгатты. Җыенга килгән муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов юлның быел ремонтланачагына ышандырды. Түбән Кармалка ягыннан сузылган асфальт юлдан соң 250...

Туймәт авылы халкын борчыган төп проблема - юлларның нык җимерелүе.


Төп трассадан авылга алып керүче 3 километр ара аяныч хәлдә.

Быелгы халык җыенында бу хакта әллә ничә кеше сүз кузгатты.

Җыенга килгән муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов юлның быел ремонтланачагына ышандырды.

Түбән Кармалка ягыннан сузылган асфальт юлдан соң 250 метрлап ара урамдагы асфальт юлга тоташмаган. Әлеге юлны да тәртипкә китерәсе бар. Дөрес, үткән ел авылдашыбыз Роберт Фәссахов ярдәме белән бер урамда 500 метр озынлыгындагы юлга асфальт түшәлде һәм 200 метр юл аслыгы ясалды, быел шул араны да асфальт салып шомартасы бар. Форсаттан файдаланып, игелекле иганәчегә рәхмәт җиткерәсе килә. Авылдашыбыз ярдәме белән авыл мәчете дә ремонтланды.

Ә менә балалар бакчасының һәм мәктәпнең ишек-тәрәзәләре дә нык тузган, бу биналарга ремонт таләп ителә. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю яхшы оештырылган, тик сөт сатучылар сөтне сатып алу бәясеннән канәгать түгел. Халык хуҗаларга пай җирләренә түләү хакындагы сорауларын да җиткерде. Хәер, яхшы үзгәрешләр күбрәк. Суүткәргеч линияләребез яңартылган. Авылыбызда шәхси техникалары булган кешеләр күп. Кыш айларында урамнарыбызны кардан чистартуда, көз, яз бакчаларны эшкәртүдә проблема юк. Техника хуҗаларына да барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм.

Үткән ел тирә-юньне яшелләндерү буенча да байтак эшләдек. Ял паркына 55 төп агач утыртылды. Биредә эш язга дәвам иттереләчәк.

2012 елда авылыбыз, кызганыч, санитар чисталык буенча начарлар рәтенә керде. Моның белән килешми булмый. Быел бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк булачак. Үз алдыбызга беренче бишлеккә керү бурычы куябыз.

Халкыбыз тырыш һәм булдыклы. Әйтик, мал асрап, ит, сөт сатып өстәмә керем алучылар күп. Башка өлкәләрдә алдынгылыкка чыгу кулдан килерлек бурыч.

Җәмил Мортазин,

Туймәт авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылларда – халык җыеннары