Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Халык әйтсә – хак әйтә

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына кичекмәстән ремонт кирәк. Әлеге бинада узган җыенда катнашкан район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да моның белән ризалашты һәм бу мәсьәләдә ярдәм булачагы турында әйтте. Быел мәдәният йортының түбәсен генә яңартачаклар, киләсе елларда ремонт дәвам итәчәк. "Чирмешән агрохезмәтләре"нә кергән башка хуҗалыклардагы кебек үк, түбәнкәминкәлеләр дә җәмгыять җитәкчесе...

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына кичекмәстән ремонт кирәк.


Әлеге бинада узган җыенда катнашкан район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да моның белән ризалашты һәм бу мәсьәләдә ярдәм булачагы турында әйтте. Быел мәдәният йортының түбәсен генә яңартачаклар, киләсе елларда ремонт дәвам итәчәк.

"Чирмешән агрохезмәтләре"нә кергән башка хуҗалыклардагы кебек үк, түбәнкәминкәлеләр дә җәмгыять җитәкчесе Мингали Минһаҗевка пай җирләре хакында сорау бирделәр.

"Узган елларны, корылык булу сәбәпле, халыкка пай җирләре өчен түли алмадык, киләчәктә исәп-хисап ясау өчен мөмкинлек табарга тырышырбыз",- диде М. Минһаҗев.

Җыелышта район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйровка да дәгъва белдерүчеләр булды. Район үзәк больницасында врачка керү - үзе бер проблема, гел чират була.

"Авылларда, кайбер проблемалар булса да, халык өчен уңай көнкүреш шартлары тудырылган,- ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Алик Әгълүков. - Ике авылда да, Түбән Кәминкәдә, Кара Чишмәдә дә су линияләре яңартылды, юллар асфальтланган, чишмәләрне нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндердек. Бүген Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясендә ремонт төгәлләнеп килә".


Бәркәтәдә узган халык җыенында да пай җирләре өчен түләү мәсьәләсе күтәрелде.


Авыл халкын җирләрнең көздән сөрелмичә калуы да борчый икән. Бәркәтәлеләр район башлыгына маршрут автобусы йөрмәүдән зар белдерделәр. Урам яктырткычларын алмаштыру, электр линияләрен яңарту да зарур икән.

Район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин быел мәктәпнең спорт залына ремонт үткәреләчәген дә әйтте.

Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова әйтүенчә, узган елларны авылда су линиясен яңартканнар. Моңа 31 миллион сум акча тотылган. Авылда тиздән янгын депосы да ачарга планлаштыралар.

Халык җыенында урамнарны, зиратны чисталау хакында да җитди сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылларда – халык җыеннары