Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов дөнья рекордын яңарткан.
Армлифтинг буенча (кул белән күтәрү) дөнья чемпионатында ул ветераннар арасында беренче була, Мәскәүдән өч алтын медаль белән кайта. Фәнис Нуретдинов штангага охшаган, 137,5 килограмм “эленгән” махсус снарядны тиешле вакытта күтәреп өлгерә.
Нет комментариев