Ярыш тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә Кыш бабай ярышка чакыра
24 декабрьдә, шимбә көнне район үзәгендәге стадионда - Сабантуй мәйданында "Кыш бабай" призларына чаңгы ярышы була. (архив фотосы). Җиңүчеләр алты төркемдә ачыкланачак. Ярышлар - 10 сәгатьтә башлана.
-
Мирсәет Кәбиров истәлегенә уздырылган ярышларда Лашман командасы беренче урынны яулады (+ФОТО)
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар. Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат...
-
Чирмешәндә көрәшчеләр бил алышачак
20 ноябрь көнне Чирмешән лицеенда вакытсыз гомере өзелгән Мирсәет Кәбиров истәлегенә милли көрәш буенча район ярышлары үтәчәк. Көрәшкә 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр кертелә. Ярышларга районыбыз эшмәкәрләре һәм аерым кешеләр дә иганәчелек итә ала. Бу чараны оештыручы һәм баш хөкемдар - Марат Исхаков. Сорауларыгыз туса аңа 8-927-030-05-65 номерына шалтыратырга мөмкин....
-
Чирмешәндә тагын көрәшәләр
13 март, якшәмбе көнне районыбызның мәктәп укучылары Яхья Латыйпов истәлегенә уздырылучы милли көрәш ярышларында бил алышырга җыена. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында узачак бәйге сәгать10да башлана. Ярышларга рәхим итегез!
-
Чирмешәндә "Татарстан чаңгы юлы - 2016" ярышларының җиңүчеләре
Гаилә эстафетасы: 1 урын - Колесниковлар гаиләсе (Иске Элмәле авылы); 2 урын - Журавлевлар (Чирмешән); 3 урын - Дютиннар гаиләсе (Ульяновка). 9-11 яшьлек малайлар: 1 урын - Игорь Захаров (Иске Элмәле); 2 урын - Дмитрий Калмыков (Иске Элмәле); 3 урын - Василий Евдокимов (Ульяновка). 9-11 яшьлек кызлар: 1 урын -...
-
“Татарстан чаңгы юлы - 2015“ ярышларында чирмешәнлеләр дә актив катнашты (+ФОТО)
Сосновкада яшәүче бертуган Варя, Максим, Анна Тимирясовлар "Татарстан чаңгы юлы" чаңгы ярышларында өчесе дә беренче урыннарны яуладылар. Район Сабантуе мәйданында узган "Татарстан чаңгы юлы - 2015" массакүләм чаңгы ярышларында 370кә якын кеше катнашты, җанатарларны да санасак, монда 500дән артык якташыбыз җыелган иде. Ярышлар башланыр алдыннан спорт сөючеләргә район башкарма комитеты...
-
Чирмешән чаңгычылары “Татарстанның чаңгы юлы - 2015“ ярышларына әзерләнә
8 февральдә, якшәмбе көнне, районыбыз чаңгычылары "Татарстанның чаңгы юлы - 2015" ярышларында көч сынашачак. Әлеге зур спорт чарасын район үзәгендәге стадион мәйданында уздыру ниятләнә. Чаңгычылар, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле дистанцияләрдә - 1 километрдан алып 3 километрга чаклы арада ярышачак.VIP узышта катнашучылар исә 2014 метр ара узарга тиеш. Ә гаилә эстафетасында...
-
Бер ярышта – биш призлы урын
Җиңел атлетика буенча республика беренчелегенә Алабугада узган кышкы ярышларда безнең спортчылар биш призлы урынга лаек булганнар. 1995-1996нчы елларда туган егетләр арасында Владислав Кузнецов - беренче, кызлар арасында Анна Тимирясова өченче урын алганнар. 1997-1998нче елгылардан: яшүсмерләр арасында Сергей Бодрягин - беренче, Дмитрий Ефремов - өченче урыннарда. Кызлардан Вероника Сафронова беренче урынга...