Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашманда иң төз атучы укчыларны ачыкладылар

Лашман авылында җәядән ук ату буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар булып узды. Бәйгеләрнең гомумкоманда беренчелегендә Балык Бистәсе укчылары иң төз атучылар булып чыкты. Төп Кубок та шушы район вәкилләрендә. Казаннан килгән командаларның берсе - икенче, икенчесе өченче булды, бишенче, алтынчы урыннарны югарыосланлылар белән чирмешәнлеләр бүлеште. Якташларыбыздан Лашман мәктәбенең 8нче сыйныф...

Лашман авылында җәядән ук ату буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар булып узды. Бәйгеләрнең гомумкоманда беренчелегендә Балык Бистәсе укчылары иң төз атучылар булып чыкты. Төп Кубок та шушы район вәкилләрендә.


Казаннан килгән командаларның берсе - икенче, икенчесе өченче булды, бишенче, алтынчы урыннарны югарыосланлылар белән чирмешәнлеләр бүлеште.

Якташларыбыздан Лашман мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Искәндәр Мөхиббуллин 1996-1999нчы елгы яшүсмерләр арасында призлы өченче урынны яулады.

-Мин әлеге спорт белән бер еллап шөгыльләнәм. Күнегүләргә атнасына өч көн киләбез. Ярыш алдыннан бик борчылган идек: көндәшләр көчле. Монда призлы урын алу - минем өчен зур казаныш, - ди Искәндәр.

Шәхси беренчелектә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

19 яшьлек һәм олырак ир-егетләр арасында

I. Евгений Грачев (Алабуга)
II.Павел Семенов (Казан)
III. Ислам Сәйфуллин (Казан)

19 яшьлек һәм олырак хатын-кызлар арасында

I. Камилә Галәветдинова (Казан)
II.Анастасия Николаева (Казан)
III. Алинә Лотфуллина (Казан)

1996-1999 елгы яшүсмерләр арасында

I. Антон Столяров (Балык Бистәсе)
II.Никита Вахрамеев (Казан)
III. Искәндәр Мөхиббуллин (Чирмешән)

1996-1999 елгы кызлар арасында

I .Мәликә Дачаева (Казан)
II. Эльвина Лукина (Алабуга)
III. Анастасия Воробьева (Казан)

2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында

I. Эмиль Елисеев (Балык Бистәсе)
II. Дмитрий Балашев (Югары Ослан)
III. Булат Сәйфетдинов (Балык Бистәсе)

2000-2002 елгы кызлар арасында

I. Рәзилә Кәримуллина (Балык Бистәсе)
II.Ләйлә Зөфәрова (Чирмешән)
III. Алена Люткова (Балык Бистәсе)

Автор фотолары. Ярыштан фоторепортаж "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегендә. http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/139--2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined лашман

2
X