Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшмичә остарып булмый

Элек район, шәһәр сабан туйлары батырлары белән дан тоткан Иске Үтәмеш, Туймәт, Иске Кади, Утыз Имән, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Кармыш һәм башка авылларда бүген татар - башкорт көрәше буенча секцияләр эшләми. Район үзәгендә, шулай ук авылларда да җитәрлек күләмдә спорт заллары булса да, аларда тынлык. Районда бары өч спорт...

Элек район, шәһәр сабан туйлары батырлары белән дан тоткан Иске Үтәмеш, Туймәт, Иске Кади, Утыз Имән, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Кармыш һәм башка авылларда бүген татар - башкорт көрәше буенча секцияләр эшләми. Район үзәгендә, шулай ук авылларда да җитәрлек күләмдә спорт заллары булса да, аларда тынлык.


Районда бары өч спорт залында гына укучылар көрәш белән шөгыльләнә. Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә - 50, лицейда - 27, Лашманда 24 бала көрәш серләренә өйрәнәләр.
Чирмешән татар - башкорт спорт көрәше федерациясе утырышында болар, бу спорт төрендәге проблемалар калку күтәрелде.

Утырышта барлык авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары һәм тренерлар катнашты. Чирмешән татар - башкорт спорт көрәше федерациясе утырышын шушы иҗтимагый оешманың рәисе Нурхамәт Хәмидуллин алып барды, көрәшне үстерүгә акчалата һәм башка ярдәмне тәэмин итәргә ышандырды: «Спорт, көрәш белән шөгыльләнгән кеше сәламәт һәм культуралы да була», - диде район башлыгы. Иҗтимагый оешманың башкарма директоры, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов татар - башкорт көрәше буенча уңышларыбызга һәм кимчелекләргә тукталды. Кызганыч, 2011 ел йомгаклары буенча безнең район бу өлкәдә республикада 41 район арасында бары 37нче урында гына. Бу төр спорт белән ныклап шөгыльләнә башлагач, тыйнак кына булса да, уңышлар күренә. Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге призларга узган республика ярышларында безнекеләр 32нче булган. Агымдагы елның мартында 15 - 17 яшьлек яшүсмерләр арасында татар - башкорт милли спорт көрәше буенча республика беренчелегенә узган ярышта балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 50 команда арасында 15 нче урынга чыккан. Көрәшеп остарабыз.

Иҗтимагый оешма утырышында 1 апрельгә кадәр һәр мәктәптә татар - башкорт көрәше буенча секцияләр оештыру, моңа укучыларны гына түгел, авыл яшьләрен дә җәлеп итү бурычы йөкләнде. Кайбер тренерларның тәҗрибәсе зур түгел, шуның өчен алар белән семинарлар үткәрү дә планга кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән көрәш