Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ивашкино кызы Саранскидан көмеш медаль яулап кайтты

Ивашкино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вера Мадикова Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә бокс буенча узган зур бәйгедә көмеш медальгә ия булды.

Идел буе федераль округы беренчелегенә хатын-кызлар арасында үткән бокс ярышында катнашкан якташыбыз алтын медаль өчен алышта үз үлчәү авырлыгында Түбән Новгород өлкәсе вәкиленә генә оттырган.

Каты йодрыклы кызыбыз бокс серләрен ”Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең  Ивашкино бүлегендә өйрәнә, остазы - Николай Емельянов.

Гомумән, әлеге секциядә Ивашкино һәм Әккәрәй авылларыннан барлыгы 30 бала бокс белән шөгыльләнә.

 

Николай Емельянов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев