Өч якташыбыз бокс буенча турнирдан призлы урыннар яулап кайтты.
2010-2015 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында Бөгелмә шәһәрендә Гаилә елына багышланган ачык турнирда “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь боксчылар да катнашты. Әлеге мәктәпнең тренер-укытучысы Андрей Чернов шәкертләре: Елисей Кузнецов (Иске Элмәле) – 1 нче, Матвей Кузнецов (Иске Элмәле) – 2 нче, Кирилл Прокопьев (Чирмешән) 3 нче урын яулаганнар. Матвей Кузнецов әле тагын ”Яхшы техникасы өчен” һәм “Турнирның иң яхшы боксчысы” кубокларына да ия.
.jpg)

Андрей Чернов фотолары.
Нет комментариев