Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якташыбыз – 12 тапкыр чемпион

Якташыбыз Фәнис Нуретдинов шушы көннәрдә янә танылды, инде уникенче тапкыр Татарстан чемпионы булды.

Армрестлинг – кул көрәштерү буенча Теләчедә узган ярышта ул мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында җиңде.

- Мин спорт белән шактый соң, 54 яшемдә генә чын-чынлап шөгыльләнә башладым, - ди соңрак Болгариядә, Польшада, Бразилиядә дә медальләр откан Фәнис Барый улы.
-60 яшемдә спорт остасы булдым.

Дөнья, Европа, Россия, Татарстан күләмендәге ярышларда ул ике йөздән күбрәк медаль белән бүләкләнгән, рекордлар яңарткан.

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә Фәнис Нуретдиновка багышланган күргәзмә эшләве дә аңа хөрмәтебез билгесе.

Инде 71 яшен тутырса да, якташыбыз мөмкинлекләре чикле, ветеран спортчылар арасындагы бәйгеләрдә дә еш катнаша, күбесендә алдынгы урыннар яулый.

Иске Кадида туган, бүген Яр Чаллыда яшәүче Фәнис Нуретдиновның мәзәкләр китаплары авторы, юмор остасы булуын да искә төшерик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев