Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган Спартакиадада иң олы катнашучыга 81 яшь

Бәркәтә авылында яшәүче Салихҗан Бикбов үзенең туган көненә бүләк ясады – район үзәгендә узган пенсионерлар Спартакиадасында ул ике спорт төрендә призлы урыннар яулады һәм бүләкләргә ия булды.

Чирмешәндә беренче тапкыр пенсионерлар Спартакиадасы оештырдылар. Ул Бөек Җиңүңең 78 еллыгына багышланды.

- Миңа бүген 77 яшь тулды. Элек спорт белән шөгыльләнергә вакыт булмады, эшләдек тә, эшләдек. Бүген инде үземне ике спорт төрендә: йөгерүдә һәм йөзүдә сынап карадым. Әле нәтиҗәләрне белмим, үземә калса, дистанцияләрне тиз үттем кебек, - диде хезмәт ветераны. – Без бит Шушма елгасы буенда үстек. Шунда йөзәргә өйрәндем. Минемчә, һәр кеше йөзә белергә тиеш,  тормышта ул да кирәк.

Сүз уңаеннан, Салихҗан абый ярышларга үзенең җанатары - тормыш иптәше Сәрия апа белән килгән.

- Ярышлар биш спорт төре: йөзү, йөгерү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы һәм дарс буенча узды, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина. – Физкультура – сәламәтләндерү комплексында узган әлеге чарада районыбызның төрле авылларыннан тугыз команда көч сынашты, барлыгы 50гә якын кеше.

 Иң зур команда, 10 кеше, Лашман авылы җирлегеннән килгән. Иске Үтәмеш, Бәркәтә, Ульяновка, Кармыш, Чирмешән, Иске Кади, Утыз Имән авыларыннан да катнашучылар бар иде. 

Җиңүчеләрне ике төркемдә: ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билгеләделәр. Салихҗан абый кебек икешәр спорт төрендә җиңү яулаучылар булды. Аларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча район бүлегенең грамоталарын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Иске Кади авылыннан Мингосман Мортазин призлы урын алмаса да, ярышлардан бүләк белән китте. Оештыручылар 81 яшьлек иң өлкән спортчыны шулай хөрмәтләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев