Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә үткән көрәш бәйгесе кубогын Әлмәткә алып киттеләр

Бүген, 4 ноябрьдә, Чирмешәндә якташыбыз, дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узды.

Халыклар бердәмлеге көнендә үткән әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы кубогына оештырылды. Зур бәйге мәшәкатьләрен, чыгымнарын Ильяс Самат улының авылдашлары – Туймәт егетләре нык күтәрде. 


Чирмешәнгә Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән, Татарстанның  Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск,  Минзәлә, Нурлат, Сарман, Аксубай, Яр Чаллы шәһәре һәм районнарыннан, Чирмешән һәм Лашман авылларыннан 2009-2014 елгы 213 яшь көрәшче катнашты. Район  үзәгенең универсаль спорт залында бил алышкан кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова келәмдә уңышлар теләде һәм район башлыгы Рамил Айбатов сәламнәрен ирештерде. Спортчылар данлы көрәшчебез Ильяс Галимовны дога кылып та искә алдылар.


Зур бәйгенең төп бүләгенә - район  башлыгы кубогына исә  Әлмәт көрәшчеләре ия булды, икенче урында – Баулы спортчылары, өченчедә  - минзәләлеләр.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев