Чирмешәндә мөселман яшьләренең волейбол ярышы үтәчәк
Спорт

Чирмешәндә мөселман яшьләренең волейбол ярышы үтәчәк

Республика күләмендә оештырылучы ярышта уннан күбрәк команда көч сынашырга җыена.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Изге Рамазан ае алдыннан, 9 мартта үтәчәк әлеге бәйгедә  Яр Чаллы,  Алабуга,  Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Яңа Чишмәдән, Сарманнан, Аксубайдан, үзебездән: район үзәгеннән, Иске Кадидан, Түбән Кәминкәдән мөселман яшьләре катнашачак. Уеннар ике урында: район мәдәният йорты һәм универсаль спорт залларында уза.

Ярышларга иртәнге 9да старт бирелә. Спортчыларны ашату-эчертү табыны үзәк мәчеттә  көйләнә.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев