14 апрельдә, шимбә көнне, Чирмешәндә яшь самбочылар көрәште. Келәмдә республиканың район, шәһәрләреннән 7 команда спортчылары көч сынашты.
Оештыручылар әлеге турнирны Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлаганнар, ул Чирмешән муниципаль районы башлыгы призларына үтте. Анда Әлмәттән, Байлар Сабасыннан, Яр Чаллыдан, Нурлаттан, Чистайдан, Ютазыдан, Чирмешәннән 2003-2007 елгы малайлар, үсмерләр катнашты, араларында ике кыз да бар.
Безнең район данын Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Степан Хачатрян, Лашман мәктәбеннән Рәфыйк Гатин самбочылары яклады.
Нет комментариев