Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндәге волейбол ярышларында кичә дә кызу булды

Физкультура-савыктыру комплексы спорт залында "Электр челтәрләре" волейболчылары район үзәгенең авыл хуҗалыгы учреждениеләре волейболчыларын 2:0 исәбе белән отты. Лицейда район үзәк больницасы һәм район Советы, башкарма комитетының ир-ат командалары арасында узган очрашу медиклар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды. Мәдәният йорты спорт залында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре почта һәм электр элемтәчеләренең җыелма...

Физкультура-савыктыру комплексы спорт залында "Электр челтәрләре" волейболчылары район үзәгенең авыл хуҗалыгы учреждениеләре волейболчыларын 2:0 исәбе белән отты. Лицейда район үзәк больницасы һәм район Советы, башкарма комитетының ир-ат командалары арасында узган очрашу медиклар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды.

Мәдәният йорты спорт залында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре почта һәм электр элемтәчеләренең җыелма командасы белән уйнарга тиеш иде. Соңгылары ярышка килмәү сәбәпле, җиңү мәгарифлеләр файдасына язылды.
Хатын-кызлар арасында да кичә старт алган ярышларда элемтәчеләр катнашмаганлыктан, алар белән уйнарга тиешле полиция кызлары җиңүче буларак танылды. Банк хезмәткәрләренең җыелма командасы исә район Советы һәм башкарма комитетының хатын - кызлар командасына 0:2 исәбе белән оттырды. Ә яшьләр һәм спорт эшләр бүлеге кызлары электр челтәрләре командасын җиңгән.
Волейболчылар алдагы өч көндә ял итә. Бәйгеләр дүшәмбе көннән янә дәвам итәчәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учреждениеләр