Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә йөзделәр: җиде медаль - безнеке

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексының йөзү бассейнында 200дән артык яшь йөзүче көч сынашты. Ярышка тирә-күрше районнардан - Яңа Чишмәдән, Мөслимнән, Нурлаттан, Аксубайдан да укучылар килгән. Көчлеләр арасында безнең якташлар да бар. 3-4 мартта Азнакай шәһәрендә Россия мәктәп укучылары спартакиадасының төбәк этабы узарга тиеш. Йөзүчеләр шуңа әзерлек йөзеннән, үзләрен Чирмешән суында сынап карарга...

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексының йөзү бассейнында 200дән артык яшь йөзүче көч сынашты. Ярышка тирә-күрше районнардан - Яңа Чишмәдән, Мөслимнән, Нурлаттан, Аксубайдан да укучылар килгән. Көчлеләр арасында безнең якташлар да бар.

3-4 мартта Азнакай шәһәрендә Россия мәктәп укучылары спартакиадасының төбәк этабы узарга тиеш. Йөзүчеләр шуңа әзерлек йөзеннән, үзләрен Чирмешән суында сынап карарга булганнар. Шәхси беренчелектә, нигездә, 12-13 яшьлек кызлар, егетләр узышты. Безнең район командасыннан, Лашман урта мәктәбе укучылары Нәфис Зөфәров, Ислам Нуретдинов, абыйлы-сеңелле Равил һәм Алинә Миһмановлар (остазлары - Фаиз Билалов) - призерлар арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бассейн йөзү буенча узган ярышлар