Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының җиңүчеләре бәйрәмнәрдә ачыкланачак

Быел волейбол буенча район чемпионатында 50 ләп команда көч сынаша. Ир-егетләр арасында тәүге уеннар башланды инде. Җиңүче команда 15 мең сум акчалата бүләк алачак.

Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән белешүебезчә, ир-егет волейболчыларның финал уеннары 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә билгеләнгән.  Оешмалар-учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында җиңүчегә дигән 15 мең сум призны  32 команда дәгъваларга тиеш. Икенче урын алучы командага – 10, ә өченчегә 5 мең сум  бүләк - акча каралган.

Хатын-кызларның беренче уеннары исә 13 декабрьдә старт алып, 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә төгәлләнәчәк. Анда 18 команда ярышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев