Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры үтте

Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары -икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында. Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды...

Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары -икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында.


Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды һәм анда район спортчылары гына катнашкан иде. Быел исә ярышлар инде республика дәрәҗәсендә үткәрелде, турнирда Нурлат, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Әлки районнары вәкилләре дә көч сынашты.

Быел турнир Мирсәетнең туган көненә туры килде, 18 ноябрьдә аңа 48 яшь тулган булыр иде.

Мирсәет Кәбиров ачык йөзле, изге күңелле, кешелекле, ярдәмчел кеше буларак күңелләребездә саклана. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, татарча көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе Әмир Могыйзов, полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин һәм башкалар да бүген Мирсәетне искә алып чыгыш ясадылар. Аңа багышланган видеоролик та күрсәтелде.

Мәрхүмнең бу чарага килгән тормыш иптәше Тәкъзимә һәм әтисе Мирсәяф абый аны онытмауларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Мирсәет һәлак булган көннән байтак гомер узса да, хезмәттәшләре аны онытмыйлар, - ди Тәкъзимә. - Бу ярышлар да инде икенче тапкыр һәм оешкан төстә уза. Ирем исемендә полиция бүлекчәсендә премия дә бар. Урамыбыз аның исемен йөртә. Шушы көннәрдә урам башына куелган мемориаль тактаны да яңарттылар. Безгә дә гел ярдәм итеп торалар, бәйрәмнәрдән калдырмыйлар, күчтәнәчләр, бүләкләр китерәләр. Форсаттан файдаланып, мин полиция коллективына, шәхсән бүлекчә начальнигы Илгиз Алмакаевка, Самат Хәйруллинга, кадрлар бүлеге начальнигы Гүзәл Хәмитовага һәм ветераннар оешмасы рәисе Фәрхад Хәйруллинга барысы өчен дә, рәхмәтемне җиткерәм.

Ярышларда катнашучыларны якташыбыз, дөнья чемпионы, көрәшче Ильяс Галимов та сәламләде, уңышлар теләде.

Турнирның баш хөкемдары Илгизәр Закиров спортчыларны кагыйдәләр белән таныштырганнан соң, көрәш башланып китте.

Җиңүчеләрне 10 үлчәү категориясендә билгеләделәр. Райондашларыбыз сынатмадылар, Чирмешәннән Илназ Шәрәфетдинов, Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Олег Максимов, Айзат Шәрәфетдинов, Айрат Төхвәтуллин, Тимур Беляев, Лашманнан Нәзир Ибәтуллин үз авырлык категорияләрендә беренче урынны яуладылар, икенче һәм өченче урын алучылар да шактый күп булды.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.

Автор фотосы

Безнең сайтта карагыз:

Чирмешәндә Мирсәит Кәбиров истәлегенә турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined үтте турниры Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышланган көрәш