Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры үтте
Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары -икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында.
Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды...